Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык» хуҗалыгы быел да сенаж әзерләүдә беренче

Районда 15535 гектар күпьеллык үләннәрнең 30нчы июньгә 15062 гектары чабылды. Берничә җәмгыятьтә шәхси хуҗалыкларга печән өләшергә дигән участоклар гына калды. 56165 тонна сенаж хәзерләнде.

Узган ел ул 1нче июльгә 40 мең тонна гына иде. Узган ел бу вакытка иң күп сенажны - 4200 тонна - «Дуслык» хәзерләгән иде. Быел да алар алда - 30нчы июньгә 4562 тонна әзерләделәр. «Бөрбаш»та сенажны былтыр бу чордагыдан ике тапкыр күп - 4535 тонна запасладылар. «Кама»да да шундый югары җитештерүчәнлек күрсәттеләр. Аларда хәзерләнгән печән дә узган ел бу чордагыдан күпкә артык. Узган ел районда 1нче июльгә 3830 тонна печән җыйган булсалар, быел 30нчы июньгә пресслап шәхси хуҗалыкларга өләшенгәне генә дә 7157 тонна. Барлык запас 11917 тоннага җитте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, күмәк хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 8,7 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Монда Рәкыйп Нәҗипов җитәкчелегендәге «Кама» хуҗалыгы әйдәп бара. Биредә Фаяз Гәрәев «Макдон», Рафис Сәетов, Рамил Закиров «Полесье», Вәкил Әхмәтшин «Е-302» комбайннарында күпьеллык үләннәрне чабуда һәм җыеп төяүдә яхшы эш күрсәткәннәр.

Тракторчы Фәнил Заһретдинов, Хәлис Гафиуллин печән пресслауда вакыт белән исәпләшмичә эшләгәннәр. Массаны ташып торучы шоферлар, механизаторларнын да хезмәте мактауга лаек.


30нчы июньгә хуҗалыкларда тупланган азык запасы түбәндәгечә (бер шартлы терлеккә азык берәмлеге, центнерларда):

Кама
14,2
Арбор
12,6
Бөрбаш
11,0
Сосна
10,9
Уңыш
10,1
Труд
9,7
Кызыл юл
9,2
Маяк
9,1
Алга
9,1
Дуслык
9,0
Активист
9,0
Яңа тормыш
8,7
Район буенча
8,7
Тимирязев исем
8,6
Игенче
8,0
Сорнай
7,4
Якты юл
7,1
Тукай исем
7,1
Борнак
5,9
Смәел
5,6
Татарстан
5,2

Фото: http://miragro.com/zagotovka-senazha.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250