Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык» иӊ күп сөт җитештереп сатучы

Бүгенге көндә «Дуслык» күмәк хуҗалыгы районда сөт сату күрсәткечләре буенча беренче урынга менде.

"Дуслык"лылар хәзер көн саен 11 402 кг. сөт тапшырып баралар. Сөтнеӊ сыйфаты, майлылыгы һәм башка төр күрсәткечләре дә яхшы. Узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда да үсеш сизелерлек - һәр көн 1000 кг. сөт артык сатыла. Хуҗалык җитәкчелегенеӊ, белгечләрнеӊ һәм сыер савучыларныӊ еллар дәвамында эзлекле, дәвамлы эш алып бару нәтиҗәсе бу. Агымдагы елда Урта Көшкәт, Сала Кушкет авылларында яӊа терлек тораклары төзелде һәм төзекләндерелде. Бу очракта «Дуслык» хуҗалыгында республика программаларыннан да оста файдаландылар.

Фото: http://www.cherra.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250