Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык» күмәк хуҗалыгында еллык эшкә нәтиҗә ясалды

7 январь көнне «Дуслык» күмәк хуҗалыгы җирлегендә районныӊ терлекчелек өлкәсендә еллык эшләнгән эшенә нәтиҗә ясалды. Бу юнәлештә башкарылган эшләр күләмле, алга куелган бурычлар да үтәлгән.

Терелекчелек өлкәсендә «Дуслык» кумәк хуҗалыгыныӊ уӊышлары хәйран саллы. Районда сөт саву күләме буенча дуслыклылар «Татарстан» күмәк хуҗалыгыннан гына калышып, икенче урында баралар. Эшләүчеләргә тиешле хезмәт хакын вакытында түләү, ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өлкәсендә дә аларныӊ эшләре мактаулы.
Күмәк хуҗалык рәисе Рамил Гыйльмуллин белгечләр белән дә, хуҗалыкта гади эштә эшләүчеләр белән дә уртак тел таба белә, аларны куелган бурычларны үтәүгә туплый. Соӊгы елларда терлекчелектә кирегә сөйрәгән яшь терлекләрнеӊ үлемен киметүгә юнәлдерелгән эшнеӊ дә соӊгы вакытта нәтиҗәләре күренә, малларныӊ үлеме сизелерлек кимегән.
Терлекләрне ашатуда, тәрбияләүдә технологик тәлапләрне саклау, уӊышлы дип табылган яӊа алымнарны кертү, терлек абзарларын үзгәртү юнәлешендә эшләнгән эшләр белән районныӊ күмәк хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре якыннан таныштылар.
Урта Көшкәт мәдәният йортында җыелган җыелышны ачып, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин христиан динен тотучыларны бәйрәм белән котлады, алда торган бурычларга тукталды. Бу турыда соӊрак газета битләрендә яктыртырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250