Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Дуслык” җәмгыяте басуларында язгы чәчү соңгы гектарларда бара

Мин соңа калган булып чыктым. Хуҗалык басуларында язгы чәчү тәмамлана икән бит. "Бүген чәчүнең соңгы көне. Йомгаклыйбыз", диделәр миңа.

Шулай да, басуга чыгып киттем. Йөзгә якын кадр төшереп, дәртемне басып кайттым. Берничәсен сезнең карамакка куям.
Бер участокта арыш җирен яңадан эшкәртеп, солы чәчәләр икән. Чыннан арыш басуы яхшы кышламаган. Күбесен бозганнар. Калган гектарлар күп түгел. Без килгәндә егетләр эш башлар алдыннан агрегат узелларын майлыйлар иде.
Икенче басуда кукурузның соңгы бөртекләрен җир куйнына салалар. Механизаторлар барысы да яшьләр. Шат күңеллеләр. Фамилияләрен язып алмадым. "Хезмәт" газетасы сайтына кереп үзегезне карарсыз", дим. "Без бит эш киеменнән, матур чыкмас", диләр. "Нишләп матур булмасын, эшләгән кеше һәрвакытта да күркәм була", дим.
"ДТ"сы белән тырмага чыккан шактый зур стажлы Вәлиуллин Рифат "Бүген минем туган көнем. Шуны белеп килдең мәллә, Рәфхәт абый?", дип каршы алды. "Тәбрик итәм. Эшләгәнеңне сайтка кереп карасың", дим. "Мин интернетны ача белмим шул", ди. "Борчылма, үсеп җиткән улың, кызың бар. Алар аны момент ачып бирәләр!"
Авыл ягына борылдык. Печән басулары әйбәт. Кышның зыяны тимәгән. Язын ашлаганнар да. Әмма яңгыр кирәк, яңгыр! Ходайдан телик. Күктән төшмәсә, "Без булдырабыз!" дип кенә әллә нишләп булмый.
Рәфхәт Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250