Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык» - беренче, аннан «Активист» һәм «Труд» (+фото)

Балтач районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр

Авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Хатыйф улы Габбасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Мулланур улы Нигъмәтҗанов һәм башка җаваплы затлар составындагы комиссия бәяләде.

Белгечләр «Кама», «Активист», «Якты юл», «Арбор», «Труд», «Дуслык», «Сосна» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә азык җыю комбайннарының әзерлеген, пресс-җыю агрегатларының әзерлеген һәм автоүлчәүнең төзеклеген тикшерделәр.

Тикшерү барышында оешмаларда куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар булу, шулай ук хезмәт өчен түләү һәм терлек азыгы әзерләүдә катнашучы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру турында нигезләмә исәпкә алынды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Дуслык» җәмгыяте алды, икенче урында - «Активист», өченче урында - «Труд» җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев