«Дуслык» җирлегендә нәтиҗә
Районыбызда 2018 елда авыл хуҗалыгы торышына «Дуслык» җирлегендә узган киңәшмәдә нәтиҗә ясалды.
Районыбызда 2018 елда авыл хуҗалыгы торышына «Дуслык» җирлегендә узган киңәшмәдә нәтиҗә ясалды.
Хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар һәм икътисадчылар «Дуслык» күмәк хуҗалыгының терлек азыгы әзерләү цехында булдылар, терлекчелек биналары белән танышып, бу хуҗалыкның нәтиҗәле эш алымнары белән кызыксындылар. Урта Көшкәт мәдәният йортында терлекчелекнең һәр тармагы буенча анализ ясалды, саннар китерелде, кимчелекләр ачыкланды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Нофуллин алып барды.
Авыл хуҗалыгы Балтач районы икътисадында мөһим урын алып тора. 2018 елны бу тармак өчен уңышсыз ел дип санап булмый, әмма тискәре факторларның тәэсире нәтиҗәсендә гомуми җитештерү күләме алдагы ел белән чагыштырганда сизелерлек кимеде. Бу очракта, иң беренче чиратта, сөткә сатып алу бәяләренең төшүен әйтеп узарга кирәк, диде район башлыгы. Бу фикерне чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре саннар белән ачып бирделәр. Район буенча узган елда 3 миллиард 395 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу алдагы елдан 9 процентка кимрәк. Терлекчелек өлкәсендә 2 миллиард 193 миллион сум, игенчелектә 1 миллиард 202 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Хуҗалыкларда 77313 тонна сөт җитештерелеп сатылган (үсеш алдагы ел белән чагыштырганда 7 процент). Мөгезле эре терлекләрнең, шул исәптән сыерларның, атларның баш саны артуга бара. Хуҗалыкларда сөтчелек тармагыннан бер миллиард 389 миллион 849 мең сум керем алынган. Бу юнәлештә иң күп керем – 124 миллион 985 мең сум «Татарстан» хуҗалыгында, «Кызыл юл»да ул 108 миллион 233 мең. Әмма «Уңыш», «Арбор», «Борнак», «Якты юл», «Активист» хуҗалыкларында ул бары 18 миллион 820 мең – 51 миллион 543 мең сум гына тәшкил итә. Табыш алуның күрсәткечләре дә төрлечә: сөт җитештерүнең рентабельлеге «Кызыл юл»да, «Игенче»дә 38,5-35,7 процент булса, «Якты юл»да ул бары – 6,1, «Сорнай»да – 9,8, «Алга» һәм «Кама» хуҗалыкларында 12,3 процент кына булды. Димәк, бу тармакны тагын да табышлы итүне тормыш үзе таләп итә. Югары продукция алу өчен күп күләмдә азык әзерләп, аны терлек алдына салу ул әле беренче адым гына. Терлек организмында эшкәртелеп, ахыргы чыгышта аны югары продукциягә әверелдерер өчен баланслап ашату бик мөһим. Ә баланслап ашату өчен аксымга бай, югары энергияле терлек азыгын үзеңдә әзерләмичә, сатып ала башласаң, файдасына караганда икътисади яктан зыяны күбрәк булуы да мөмкин. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе ай саен уздырыла торган киңәшмәләрдә даими әйтелеп килсә дә, бу урыннарга барып җитмәгән сыман тоела. Бик күпләрдә булмаган, зур тырышлык белән районга алынган терлек азыгының сыйфатын тикшерү лабораториясенең тулы көченә эшләмәве, тикшертелгән азыкның күп яклары белән таләпләргә җавап бирмәве борчу тудыра, дип белдерде районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов. Аның чыгышында әйтелгәнчә, 2018 елда районда 14718 баш бозау алынган, бу узган чор белән чагыштырганда 1038 башка күбрәк. Иң күп бозау– 1274 һәм 1000 баш «Смәел» һәм «Дуслык» хуҗалыкларында. Әмма, бозауларны тудыру, тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар белән карасак, бу өлкәдә ветеринария һәм зоотехник белгечләренең эшләрендә әле кимчелекләр күренә. Төрле сәбәпләр аркасында район буенча шактый бозау алып бетерелми, җитмәсә 851 баш мөгезле эре терлекнең үлүенә юл куелган. «Кама», «Смәел», «Якты юл» хуҗалыкларында ел әйләнәсендә 88-68 баш эре терлек исәптән төшерелгән.
Тулырак - газетаның 2нче номерында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев