Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Дуслык” һәм “Алга” – беренче, икенче урында кайсы хуҗалык?

Районыбызда урып-җыю финишка бара

Көннәрнең кояшлы һәм коры торуы район игенчеләренә урып-җыюны вакытында тәмамларга зур мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрьгә “Дуслык”, “Сорнай”, “Бөрбаш”, “Сосна”, “Якты юл”, “Смәел”, “Кама”, “Кызыл юл”, “Алга”, “Арбор”, “Татарстан” һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар урып-җыюны инде тәмамлады. Шулай да әлеге гаять тә җаваплы эшкә беренчеләрдән булып, “Дуслык” белән “Алга” хуҗалыклары нокта куйды. Шунысы сөендерә, әлеге кампания барышында районыбыз кырларында күңелсез хәлләр булмады, тыныч хезмәттә югары уңышка ирешеп, алтын муллыгыбыз җыеп алынды. Әлбәттә, әлеге эшнең төп мактауга лаек кешеләре – ул игенчеләребез. Алдагы еллардагы кебек, быел да урып-җыю эшләрендә комбайнчыларыбыз да, шоферлар һәм трактор йөртүчеләр дә зур җаваплылык тоеп, уңышны югалтуларсыз җыя алдылар. Урак эшләре барышында тырышып хезмәт куючылар атна саен район башлыгы тарафыннан хөрмәтләнеп, бүләккә лаек булып бардылар. Соңгы атна нәтиҗәләре буенча кемнәрнең вымпелга ия булулары турында киләсе санда укый алачаксыз.

Авыл хуҗалыгы исеме

Барлык җыелган мәйданнар (га)

Суктырылган ашлык (тн)

Һәр гектардан уртача уңыш (ц)

Татарстан

1472

7306

49,6

Дуслык

1694

7618

45,0

Игенче

2083

7708

37,0

Тимирязев исем.

1374

6972

50,7

Сорнай

1950

7430

38,1

Бөрбаш

1525

6283

41,2

Маяк

1260

4791

38,0

Сосна

1928

7442

38,6

Яңа тормыш

1790

6458

36,1

Якты юл

1275

6501

51,0

Смәел

792

3295

41,6

Кама

1276

5450

42,7

Кызыл юл

1510

7461

49,4

Активист

1301

5233

40,2

Труд

1245

5825

46,8

Алга

1145

4255

37,2

Арбор

970

4627

47,7

Борнак

855

3431

40,1

Тукай исем.

899

2657

29,6

Уңыш

991

3949

39,8

Хуҗалыклар буенча барлыгы

27335

114693

42,0

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев