Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык» уңышларының сере

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә язын-көзен, җәен-кышын, кыскасы, ел әйләнәсе һәрвакыт хезмәттә булырга кирәк. Инде кыш айларында зур киеренкелек беткәндер, эшләр бераз җайлангандыр, ял итәсездер, дип «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколовка фикеребезне җиткердек.

— Әйе, читтән карап торганда, хуҗалыкта бу вакытта эшләр күп түгел кебек тоела, әмма бу беренче карашка гына. Сыерларны һәр көнне саварга, терлекләргә көндәлек азык бирергә, чистартырга, тиешенчә тәрбияләргә, азыгын әзерләп бирергә, тракторлар белән таратырга, аларга ягулык булдырырга, терлекчеләр һәм механизаторларга эш шартларын булдырырга һәм башка күзгә күренмәгән мең төрле мәшәкатьләре белән кышкы кыска көн уза да китә. Язгы чәчүгә техниканы хәзерләү, ашлама булдыру, ягулык-майлау маясын туплау да көнүзәк мәсьәлә. Инде күптән онытылган бураннарның юлларны, авыл урамнарын йөри алмаслык итеп каплап куюы да безгә сынаудыр, дип әйтәбез.

Шөкер, техникалар бар, егетләребез тырышлыгы белән барлык урамнарны, ферма, техника паркы мәйданнарын чистарттык, түзәргә була, — ди көлемсерәп хуҗалык җитәкчесе.


«Дуслык» хуҗалыгында ныклы машина-трактор паркы булуы эшнең гомуми нәтиҗәсенә зур тәэсир итә. Заманча чәчү комплексы, өр-яңа «Туман» агрегаты, яңа урып-җыю комбайннары, соңгы өч елда алынган җир эшкәртү агрегатлары чәчүлек җирләрен тиешенчә әзерләп, чәчеп, игеннәрне вакытында тук-ландырырга мөмкинлек тудыра. Узып киткән 2023 елда 52 миллион сумлык техника алынган. Язгы, җәйге кыр эшләре вакытында эшләр көйле барсын өчен, тир түгеп, алдан әзерләнергә кирәк, ди хуҗалыкның баш инженеры Рамил Гарифуллин. Рамил укып кайткач, башта туган хуҗалыгында ике ел инженер-технолог булып эшләгән, 1990 елдан шушы йөкне төпкә җигелеп тарта.


— Безнең хуҗалыкта 44 трактор бар, язгы чәчүгә тартылачак барлык техниканы ремонтлап, бер кат техник карау үткәреп чыгабыз. Авыл хуҗалыгы тагылма агрегатлары, тырмалар, катоклар барысы да ремонтланды. Бу эш ике бригада да бергә алып барылды. Түнтәр һәм Урта Көшкәт авылларында урнашкан машина-техника паркларында, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, техниканы кертү өчен газ белән җылытылган икешәр бина булдырылган. Тырма, тагылмалы агрегатларны Түнтәр бригадасында Илдар Гайнетдинов, Салават Хәмидуллин һәм Илдар Хәкимов, Урта Көшкәт ягында Олег Яковлев, Семен Петров, Виталий Кондратьевлар җиренә җиткереп ремонтладылар. Түнтәрдә Гадил Вафин, Урта Көшкәттә Анатолий Петров катокларның һәрберсен үз куллары аша үткәрделәр.

Механизаторлар, техник ремонты белән шөгыльләнүчеләргә шартлар тудырылган, запас частьларны, кирәк-яракларны алып кайтып торабыз, тоткарлык юк. 8 апрельгә хуҗалык буенча техник карау дип куелган, ел саен 70тән артык техника әзерлек сызыгына баса, килгән комиссия тарафыннан тупас кимчелекләр моңарчы ачыкланмады, чираттагысы да шулай булсынга тырышабыз, — ди баш белгеч.

«Дуслык» та игенчелек өлкәсендәге тотрык-лы уңышның сере — сөрү җирләрен эшкәртү технологиясен саклау, тиешенчә башкару, дип саныйлар. Мәсәлән, көздән язгы чәчүгә җир әзерләп калдыру игътибарга лаек монда. 2022 елның көзендә зябны чизел сукалары белән тирәнәйтеп, 2600 гектар җирне эшкәрткән булсалар, 2023 елда бу кирәкле агротехник чара 3000 гектардан артык җирдә башкарылган. Ә бу технологияләрне эзлекле башкаруны заманча техникадан башка күз алдына китерү кыен. Хуҗалыктагы булган 380 ат егәрлекле өч «К-700», бер «Класс Акцион», дүрт «Т-150» тракторларына язгы чәчүдә зур өметләр баглыйлар. «МТЗ-80» ,"МТЗ-82″ маркалы, алты «ДТ-75» тракторларына да эш табыла. Бүгенге көндә 6-7 трактор көндәлек фермага эшкә чыга, алышынып ремонтны үткәрергә мөмкин. Һәр тракторның хуҗасы бар, төзәтү эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Түнтәр машина-трактор паркында механизаторларның эшчәнлеген Халидә Нәбиуллинадан башка күзаллавы кыен, диләр җитәкчеләр. Санап бетерерлек булмаган вак эшләр белән беррәттән, механизаторларга путевка биреп, медицина тикшерүе үткәреп, эшкә чыгару да аның вазифасында. Ул башта район үзәк хастаханәсендә эшләгән, 2008 елдан бирле шушы хезмәттә. Зарланмый, механизаторлар, белгечләр белән уртак тел таба белә.


Биш ел элек алынган чәчү комплексы үз-үзен инде күптән аклагандыр, анда яшь булсалар да Петр Трофимов, Евгений Петров эшләргә алынганнар, сынатмадылар, ди баш белгеч. Евгений «Фиат» чәчү комплексында эшне тәмамлагач, «Туман» агрегатына күчә икән. «СЗП» маркалы чәчкечләр дә ярап тора, берсен «Йота» тракторы, берсен «ДТ-75» тракторы тага, механизаторлар ярышып эшлиләр. Хуҗалыкта чәчүне ел саен традиция буенча тырыш механизаторларның берсе Геннадий Ефремов башлап җибәрә. Аның үзен күрергә, дип фермага юл тоттык. Өч эл элек мөгезле эре терлек өчен салынган бинаны тирестән арындыралар икән. Геннадий ага белән кыска гына әңгәмә дә кордык: 
— Кайчан эшли башлаганны да хәтерләмим. Истә, истә, — ди ул шаяртып. — Мәктәптә тракторга «права» алдым да, 1973 елда колхозда тракторга утырдым. Ике ел Хабаровск өлкәсендә, чик сагында торырга туры килде. Кайтуга, тагын чылбырлы трактор тапшырдылар. Башта хәйран гына "Алтай«да йөрдем, тормыш иптәшем, гомер буе терлекчелектә, сыер савуда эшләгән Татьяна белән ике кыз үстердек, алар инде читтә тормыш итәләр. Мин һаман да эшлим әле, менә 51 ел була инде. Рәхмәт җитәкчелеккә, берүземә ике чылбырлы трактор бирделәр. Берсе белән шушындый кара эшләр башкарам, икенчесен чәчүгә әзерләп куям, — дип елмая тәҗрибәле механизатор.


Геннадий Ефремов кебек мактауга лаек, дистәләгән еллар чәчү чәчкән, тырмалаган, сукалаган тырыш механизаторлар күп бу хуҗалыкта, шулар арасыннан Марат Басыйров, Виталий Кондратьев исемнәрен аеруча мактап телгә алдылар. 


Яшь механизатор буларак, Саба агрокөллиятен тәмамлап, «Амкодор» тракторына утырган Ра-зил Гозәеровны атадылар, яңадан Норма уку йортында хуҗалыкның өч степендиаты белем ала икән. Жәйге чорда студентлар да эшкә тартыла. Мәсәлән, урып-җыю вакытында өч «КЗС-812» һәм бер «ClААS Tucano» һәм 2023 елда 21 миллион 400 мең сумга лизинг аша алган «CLAAS DOMINATOR» комбайннары эшләгән. Комбайнчылар Алексей Овчинников, Сергей Степанов, Семен Петров, Раузит Хәкимов һәм Расих Кашапов үзләренең ярдәмчеләре, студент егетләр Даниф Якупов, Артем Яковлев, Илья Петров, укучы Фидан Гарифуллин һәм әтисе белән кулга-кул тотынып хезмәт куйган Рафис Кашаповлар бер-берсе белән ярышып, булсынга эшләгәннәр. 


Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү өчен 2023 елда лизинг программасы аша 22 миллион 800 мең сумга иң зур егәрлекле һәм зур җитештерүчән «КВК-800 ДЕСНА-ПОЛЕСЬЕ» комбайнын алганнар, аны Виталий Игнатьевка ышанып тапшырганнар. Олег Яковлев исә иртә яздан кара көзгә кадәр басуда чылбырлы трактор белән дә эшли дә, терлек азыгы хәзерләү вакыты җиткәч, "Ягуар«га утырып, кукуруз басуында эш тәмамланганчы тырыш хезмәтен куя.
Ике «Магдон» агрегатында Гадел Хәкимов, Алексей Усманов ярышып, сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә үзләренең өлешләрен керткәннәр. 


«Дуслык» күмәк хуҗалыгында күп юнәлешләр буенча алга, киләчәккә карап эш итәләр. Узган елда төрле өлкәдә эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, хезмәткәрләр уңышлары, килеп җитмәгән яклар турында хуҗалыкның иртәгә булачак елга нәтиҗә ясау җыелышында уртага салып, зур сөйләшү булыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы Урта Көшкәт авылы "Дуслык" общество