Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дым кими, ашыкмый хәл юк

Һава шартлары без теләгәнчә җылы, кояшлы булмаса да, әле салкын яңгыр сибәләп, әле җил дулап, вакыт-вакыт табигатьтә яз икәнен оныттырса да, районыбыз кырларында эш бер генә көнгә дә туктап тормый. 27 апрель көнне дүрт хуҗалык чәчүгә керешсә, бүген инде 9 хуҗалыкта язгы һәм берьеллык азык культуралары чәчелә

–Безгә башка районнарга караганда да ашыгырга кирәк, чөнки күпчелек районнарда берничә көн рәттән яуган яңгырлар бездә сибәләп кенә диярлек үтте. Ә көчле җилнең тынганы юк. Ул көнләп түгел, сәгатьләп дымны ашый, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев. – Хуҗалыклар алдында төп бурыч та кырда эшне тиешенчә оештыру, кыска вакытта язгы чәчүне тәмамлау.

Бүген инде район хуҗалыкларында кышкы культураларны, күпьеллык үлән басуларын тукландыру тәмамлану алдында. Төп көч туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга тупланган. Район буенча бу эш 57 процент мәйданда башкарылган инде. Тырмалау белән бергә параллель төстә чәчүгә җир әзерләү бара. 9 хуҗалык чәчүгә керешкән. «Татарстан», «Дуслык», «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Маяк», «Яңа тормыш», «Кызыл юл», «Активист»  хуҗалыклары механизаторлары язгы бодай, арпа, берьеллык азык культуралары чәчә башлады. Өч хуҗалыкта борчак чәчәләр.

Фото: Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басу