Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дымы җитәрлек, җылысы юк

Районыбыз игенчеләре сабан культураларын чәчүне тәмамлау алдында

Язгы кыр эшләре темплары быел без көткәнчә булмады. Санаулы көннәр эчендә генә чәчү бетәр дигән идек, көннәрнең яңгырлы булуы тиешенчә эшләргә мөмкинлек бирмәде. Узган ел, хәтерләсәгез, көннәр кояшлы булды, тик яңгыры булмады, ә быел киресенчә. 17 көн элек чәчкән кукуруз әле дә тишелә алмый. Дым бар, җылылык юк, дип язгы кыр эшләре турында фикерләрен җиткерде районның баш агрономы Ирек Галимов.

Көздән дым булмау сәбәпле уҗымнар тиешенчә тишелеп кала алмаган иде, яз җиткәч нәтиҗәсе күренде. 8771 гектар мәйданның 3400е өстәп чәчелсә, 297се бөтенләй бозып чәчелгән. Гомуми мәгълүматларны караганда, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландырып, язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрүчеләр рәтендә «Татарстан», «Дуслык», «Борнак», Тимирязев исемендәге, «Алга», «Кама», «Смәел», «Якты юл», «Маяк» җәмгыятьләре тора. Ә инде иң беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен тәмамлаучы хуҗалык булып «Арбор» танылды, бүгенге көндә аның рәтенә «Дуслык», «Активист», «Борнак» та басты. Район буенча гомуми алып караганда, барлык чәчеләсе мәйданнар 38800 гектарны тәшкил итә, бүгенге көнгә шуның 93-94 %ы инде чәчелгән, калган 6-7 % мәйданнарның күпчелеге сазлыклы җирләр.

Районыбызның һәрбер хуҗалыгы кукуруз мәйданнарын арттыру юнәлешендә эшлиләр, узган ел 6684 гектар мәйдан силоска, 1417 гектары орлыкка алынган булса, быел 7729 гектар силоска, 2035 гектары орлыкка планлаштырыла.

Инде чәчү эшләре артыннан ук булачак игеннәрне тәрбияләү эшенә дә керешер вакыт җитәчәк. Яфрактан тукландыру, чүп үләннәренә каршы көрәшү эшләре башланып китәчәк. Шулай ук терлекләргә азык әзерләү эшләренә дә күп вакыт калмый. Шушы юнәлештә эшләячәк техникалар өчен икенче атнадан техник күзәтүләр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев