Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Егерменче Сабантуй яки чынга ашкан хыяллар

"Татарстан" җәмгыятендә терлекчеләр өчен ел да үткәрелә торган Сабантуй быел исәп буенча егерменчесе иде. Әллә юбилей булганга, әллә күрсәтерлек эшләре барга, быелгысын аеруча күңелле итеп оештырганнар.

Ул көнне җәмгыять авылларында көтү дә гадәттәгедән иртәрәк кайтты, фермаларда эш сменасы да көндәгедән иртәрәк тәмамланды. Бөтен авыл көтеп ала торган бу бәйрәмгә Казаннан танылган артистлар да чакырылган иде.
Терлекчеләр бәйрәмен гадәттәгечә җәмгыять җитәкчесе Айнур Нотфуллин башлап җибәрде, терлекчелектә алты айда ирешкән уңышлары, кимчелек-оттырышлар, алда торган бурычлар турында сөйләде. Быел татарстанлыларның "кычкырып" торган уңышлары байтак, терлекчелек продукциясе, бигрәк тә сөт җитештерү, терлекчелектән акча кертеме буенча үсешләре зур.
-Болар минем дә иң зур хыял иде, - диде бәйрәмдә чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин, биредә рәис булып эшләгән чакларын күздә тотып. - Ярты елда 2439 тонна сөт җитештерү, алдагы ел белән чагыштырганда 180 тонна сөтне, 291 центнер мөгезле терлек итен артык җитештерү, ниһаять, Салавыч һәм Сәрдегән фермалары арасындагы аерманы киметү, төгәлрәге, соңгысында 58 процент үсеш бирү - болар бит биредә утырган һәркемнең тырыш, тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Әмма тынычланырга иртәрәк, артыгыздан, үкчәгезгә басып килүчеләр барлыкны онытырга ярамый.
Бу көнне югары нәтиҗәләргә ирешкән аерым терлекчеләрне олылауга акцент ясалмады (анысы еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелә) - тик Салавыч фермасы сыер савучылары Светлана Идиятуллина, Миләүшә Фатыйхова, Дания Хәкимова, Резидә Хәйруллиналарның һәркайсы алты айда 2482 шәр центнер сөт савуны, тырыш терлекчеләрнең 400 сыер каравын әйтми калып буламы инде?! Әле бит Миләүшәгә, тагын аның кебек, мәктәп тәмамлауга фермага эшкә килгән һәм кырык елга якын сыер сауган, районда данлыклы Тәскирә Каюмова, Фатыйма Саттароваларга, шулай ук юбилейларын билгеләп үткән Фәрит Хөрмәтуллин, Рәшит Саттаровларга район башлыгының Мактау таныклыклары да тапшырылды.
Ә шулай да бәйрәмнең төп асылы терлекчеләргә онытылмас, матур ял бүләк итүгә "корылган" иде. Кайнар чәй, коймак-өчпочмакларга премияләр дә өстәлде, үзешчәннәр чыгышын юмор остасы Рифат Зарипов төркеменең искитмәле тамашасы алыштырды. Мәйданда әле балалар, әле өлкәннәр көч сынашты, беркем дә бүләксез калмады.
Ел саен терлекчеләр Сабантуенда "капризланырга" күнеккән табигать (бер елны яңгыр ява, бер елны салкынайта) быел да холкына тугры калды. Тик ел әйләнәсе эш белән чыныккан терлекчеләрне җәйге салкын гына куркыта димени?! - Төн уртасына кадәр бәйрәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250