Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ел әйләнәсе эштә булган авылдашым хакында

Шода авылында гомер итүче, "Якты юл" җәмгыятенең алыштыргысыз механизаторы булган Нуретдин Гайсинны хезмәттәшләре шаяртып "Атказанган" дип атый.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нуретдин Гайсинга 2015 елда "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән исем бирелә. Бик лаек иде инде ул аңа. Нинди генә арган чагы булса да, елмаеп эндәшер, якын итеп хәл белешер. Әле алай гына да түгел, гаиләсендә дә якыннарына һәрчак олы терәк ул.

– Армиядән кайтканнан бирле руль артында инде мин. Элегрәк "К-700" тракторында эшләсәм, хәзер "К-744"не иярлим, – ди Нуретдин абый.

Аның басуда төнгә кадәр эшләп, инде кеше уянганчы кабат кырда булып, эш нормасын икегә арттырып үтәгәне авылдашлары күзалдында. Һәр ел саен җир эшкәртүдә беренчелекне бирмәгән Нуретдин абый бик күп мәртәләр алдынгылар слетында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булды. Ә бу мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр артында механизаторның тырышлыгы, үҗәтлеге, күпме йокысыз төннәре яшеренгән.

Фото: автор

Беренче класслы механизатор, үз эшенең остасы, диләр аның турында хезмәттәшләре. Инде бүген бик күпләргә остаз булып, булсынга дип, җир җимертеп эшләп яткан мәле.

Безнең белешмә: Гайсин Нуретдин Йосыф улы 1959нчы елның 10 апрелендә Шода авылында туа. 1976 нче елда мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозга эшкә урнаша. 1977-1979нчы елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, "Беларусь 40А" тракторында эшли башлый. 1987нче елдан "К 701"дә, ә 2012 елдан "744РЗ"дә хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: данлыклы механизатор