Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Еллык эшкә йомгак

7 январьда район хуҗалыклары җитәкчеләре «Бөрбаш» җәмгыятенә семинар-киңәшмәгә җыелдылар.

Иң элек Бөрбаш, Алан фермаларында булып, андагы эшләр белән үзләре күреп таныштылар. Кайчандыр дуңгызлар тотылган торак, артык зур чыгымнар тотмыйча гына, бозаулар асрау өчен үзгәртелгән. Һәр фермада да буаз сыерлар аерым боксларда бәйләмичә тотыла. Сыер бозаулагач, иркен борылып, бозавын күрә, ялый ала. Шуннан соң бозаулар аерым читлекләргә ябыла. Ике айдан алты айга кадәр икенче торакта бергә асрыйлар. Аннан таналарны аерым алып махсус рацион белән сыер иту өчен асрый башлыйлар. Аларның теләккә килүләрен ачыклау, вакытында тиешле авырлыкка җиткереп каплату өчен тиешле чаралар күрелә.
Семинарның кинәшмә өлеше Алан мәдәният йортында узды, терлекчелектәге узган елгы эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре күп фактлар китереп, районда терлекчелекнең торышына анализ ясадылар, сөт, ит җитештерүдәге әле файдаланып җитмәгән мөмкинлекләрне, резервларны конкрет күрсәттеләр.
Семинар-кинәшмәне район авыл хужалыгы җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин алып барды. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты, конкрет тәкъдимнәр кертте, күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250