Елны тәмамладык, яңасын башладык (фото)
2023 хуҗалык елы авыл хуҗалыгы өчен начар еллардан булмады. Бу турыда, елга нәтиҗә ясаганда, район башлыгы Рамил Нотфуллин ассызыклап, үзенең шундый фикерен җиткерде.
Саннарга күз салсак, дөрестән дә район икътисадының төп үзәге булган бу тармак төп күрсәткечләр буенча үсештә булды. Мөгезле эре терлек саны буенча республикада күп еллар инде беренче урында торабыз, күмәк хуҗалыкларда бу сан тагын 1304 башка арткан. 618 баш савым сыерларының 2022 елга караганда күбрәк булуы куанычлы. Ел дәвамында 17885 баш терлек, 502 колын алынган. 124476 тонна сөт җитештерелгән, алдагы елга караганда бу 10317 тоннага артык. Үсеш 9 процент тәшкил итә. 7386 тонна ит җитештерелеп, үсеш 3 процент булган. 124202 тонна сөт кулланучыларга сатылган, сатылган ит күләме 7014 тонна булган.
Сөт җитештерүдә елдагыча, «Татарстан» хуҗалыгы алда бара. Бу юнәлештә иң күп үсешне дә шушы хуҗалык бирде, ул 22 процентны тәшкил итә. 2023 елда бу хуҗалык тарафыннан 14090 тонна сөт җитештерелгән, алдагы елга караганда 2502 тоннага артыграк. «Кызыл юл», «Сосна» хуҗалыкларында 2022 ел белән чагыштырганда 885-856 тонна сөт күбрәк савылган, «Труд» һәм «Арбор» хуҗалыкларында сөт җитештерүдә үсеш 17-16 процент булды. Өч хуҗалык — «Татарстан», «Кызыл юл» һәм «Дуслык» өлешенә районда җитештерелгән барлык сөтнең өчтән бере диярлек туры килә. Урыннарда тигез эшләмибез, дигән сүзләрнең дөреслеген исбатлау өчен тагын нинди дәлил кирәк?!
Хуҗалык елы башланганда, җитәкче-белгечләр белән фикерләшеп, хуҗалыкларга терлекчелек тармагы буенча өстәмә бурычлар җиткерелә. Кызганыч, елның-елында бу йөкләмәләрне барысын да үтәп чыгучы хуҗалыклар саны бармак белән генә санарлык. 2023 ел нәтиҗәләрен алганда, һәр икесен дә, сөт һәм ит җитештерү буенча алган йөкләмәләрен бары «Татарстан», «Сосна», «Труд» һәм «Арбор» хуҗалыклары гына үти алган. Әллә инде җиткерелгән йөкләмәләр үтәлмәслек, әллә инде аларны үтәү өчен бернинди кызыксыну юк, икесенең берсе, дип уйларга нигез бар.
2023 ел нәтиҗәләрен барлаганда, сөт сату бәясенең кискен кимүе һәм аның төрле тармакларга булган тискәре тәэсире турында искә алмыйча булмый. Бу барыннан да элек җитештерелгән продукция күләменең акчалата керемендә ачык чагыла.
Узган елда күмәк хуҗалыклар тарафыннан 6 миллиард 156 миллион сумлык продукция җитештерелгән, 2022 елга караганда, бу 86 процентны тәшкил итә. Терлекчелек тармагында 4 миллиард 581 миллион, игенчелектә җитештерелгән продукция күләме 1 миллиард 575 миллион сумлык булган. Алда искә алган сәбәпләр аркасында, күмәк хуҗалыклар алдагы елдан 1 миллиард 33 миллион сумлык продукцияне азрак җитештерделәр. Бу саннарны күзаллап, күпме алынмаган техника, төзелмәгән объектларга әйләндерсәк, югалтуларның күләмен чамаларга була.
Хуҗалык кассаларына ел дәвамында 4 миллиард 677 миллион сум акча кергән, алдагы ел белән чагыштырганда, бу 94 процент. Төп керем чыганагы — терлекчелек тармагы, 4 миллиард 351 миллион сумлык акча кергән, игенчелектән — 307 миллион, төрле хезмәт күрсәтүләрдән 19 миллион сумлык керем булган. Терлекчелек тармагында иң күп акчаны — 78 процентын сөт җитештерү бирә — 3 миллиард 371 миллион сум. Ит сатудан 941 миллион акча кергән. «Татарстан», «Уңыш», «Борнак» хуҗалыкларында терлекчелек тармагында акча кереме алдагы ел белән чагыштырганда артык. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфулин, бу саннар артында ялны, бәйрәмнәрне белмәгән, көндәлек хезмәт куйган терлекчеләребезнең, төрле өлкәдә эшләүчеләрнең, белгечләрнең тырышлыгы, тынгысыз хезмәте ята, дип ассызыклады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин чыгышында бу тармакта белгечләр, хезмәткәрләр, эшче көчләр белән тәэмин ителешкә тукталды.
Авыл хуҗалыгы тармагында хуҗалыкларда бүгенге көнгә 2311 кеше эшли. Терлекчелек тармагында 917 кеше, шуның 333е сөт саву операторлары, игенчелектә — 152, төрле эштә эшләүчеләр — 204 кеше, 402 тракторчы, 158 шофер хезмәт куя. Механизация тармагында: 17 баш инженер, 30 склад мөдирләре, диспетчерлар, 9 — инженер, инженер-төзүче, 6 — баш энергетик, 12 — электрик-энергетик, 6 — механик, 4 — машина-трактор паркында исәпкә алучы, 8 — техника куркынычсызлыгын тәэмин итүче белгечләр, 12 машина-трактор паркы җитәкчеләре. Терлекчелек өлкәсендә 18 баш зоотехник, 35 зоотехник-селекционер һәм ясалма орлыкландыру операторлары, 16 баш ветеринария табибы, 15 ветеринария табибы, 18 ветеринария санитарлары, 45 ферма мөдире, 8 лаборант хезмәт куя. Кырчылыкта 17 баш агроном, 12 агроном, 14 амбар хуҗалыгы мөдире, 25 бригадир, склад мөдире исәпләнелә. Исәп-хисапны тәэмин итү өлкәсендә 19 баш бухгалтер, 79 бухгалтерия хезмәткәрләре, 20 баш экономист, 3 экономист, 7 кадрлар буенча инспектор, секретарь эшли. Фирдәвес Нәбиуллин үз чыгышында әйтеп узганча, белгечләрнең инициативалы, төгәл, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләве, коллективларда тигез, эш мөнәсәбәтләренең уңай булуы гомуми нәтиҗәнең югары булуына нигез булып тора. 2023 елда бу тармакта эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 42 мең 195 сум тәшкил итте, үсеш 17 процент булды. Рамил Нотфуллин исә хезмәт хакы өлкәсендә 2024 елда күрсәткечне шулай ук киеренке булуын искә төшерде, хуҗалыкларда хезмәт хакы күләме 15 процентка артырга тиеш, диде ул.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпләрне борчый торган мәсьәләләр дә күтәрелде. Иң беренчесе — терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту. Бүгенге көндә узган гасырда төзелгән терлекчелек биналарында, күпме генә тырышсаң да, анда эшләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырып булмый. Димәк, яңача биналар төзү беренче шарт булып тора. Югары продукция алу, шулай ук терлекләрне тәрбияләү өчен тиешле мохит тудыру, эшче кулларга булган ихтыяҗны киметү — болар инде кичә хәл ителергә тиешле иде. Дөрес, алдагы елларда һәм 2023 елда бу юнәлештә башкарылган эшләр бар. Бу турыда газетабызның алдагы саннарында яктыртып узарбыз.
Алда күтәрелгән мәсьәлә беренче мөһим бурычка турыдан-туры бәйле — терлекләрне төрле йогышлы авырулардан саклау, терлекчелек фермаларында ныклы ветеринария таләпләрен һичшиксез үтәүне тәэмин итү. Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов фотолар белән дәлилләп ясаган чыгышыннан күренгәнчә, әлегә районның барлык хуҗалыкларында да бу мәсьәләгә игътибар җитми. Күрше Әтнә районының Тукай хуҗалыгында терлекләрдә чыккан бруцеллез авыруы нинди аяныч хәлләргә китергәнен яхшы беләсез, диде ул. Ә без үзебездән торганны эшләргә нигәдер, кирәк, дип санамыйбыз, диде баш ветеринария табибы. Аның фикерен куәтләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин да, авыл хуҗалыгында, бигрәк тә терлекчелектә вак мәсьәлә юк, киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр, зоотехник-лар, ветеринария табиблары моны исләреннән чыгармасыннар иде, дип ассызыклады.
Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы барлык авыл хезмәтчәннәренә, җитәкчеләргә, табибларга рәхмәтен белдерде, агымдагы ел барыбыз өчен нәтиҗәле булсын иде, дип теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев