Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ерак калмый инде язга да

Безнең районда хәлләр ничегрәк соң?..

Кышның соңгы аеның беренче ун көне үтеп бара. Димәк, язга да ерак калмый. Әле генә кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп, басуларны оныткан идек кебек...

Бу беренче карашка гына шулай. Районыбыз игенчеләре, белгечләре инде игенчелекнең сезонлы булуын күптән инкарь итте шикелле. Соңгы елларда бу өлкә дә ел әйләнәсе “хәрәкәт”тә, техникаларны – тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техникалар алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-ала кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләребез шулай эшләүне кулай күрә.

2018 елның язгы кыр эшләре җиңелдән булырга охшамаган. Сөткә, ашлыкка бәяләр кимү, ә калган энергия ресурсларына, чыгымнарга – киресенчә, акрынлап үсешкә баручы игенчеләрне авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика министрлар кабинетында күптән түгел үткән киңәшмәдә шулай дип белдерде. Кырлар беренче табыш биргәнче игенчелеккә күпме акча кирәк булачагын да, бер гектар җиргә, ашламага, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга күпме чыгым кирәклеге дә мәгълүм. Мондый финанс кытлыгы чорында, дөрес, хуҗалыкларга республика хөкүмәте тарафыннан матди ярдәм булачак, әмма кыска сроклы кредитларсыз чыгышлана алмаячаклар, диде ул. Ә безнең районда хәлләр ничегрәк соң?

– Бездә соңгы елларда инде күпчелек хуҗалыклар язгы кыр эшләрен кыска сроклы кредитларсыз гына башкарып чыга иде, нәкъ менә сөткә бәяләрнең тотрыклы булуы нәтиҗәсендә, бу юнәлештә нәтиҗәле эшләгәннәр моңа сәләтле иде. Быел, кызганычка, болай дәвам итсә, барлык хуҗалыклар да диярлек бу адымга барырга мәҗбүр булачак, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев. – Республикада бер гектар җиргә уртача 7 мең сум исәбеннән акча кирәк булачак дисәләр дә, бездә ул сан зуррак булачак, чөнки район башлыгы тарафыннан безнең хуҗалыклар алдына бер гектар җиргә 80 килограмм тәэсир итү көче исәбеннән минераль ашлама туплау бурычы куелды, республикада ул уртача 60 килограмм исәбеннән билгеләнде. Шул сәбәпле ашламалар алуга гына да бездә 70 миллион сум акча кирәк булачак. Бүгенге көндә район буенча бер гектар җиргә 47,1 центнер тәэсир итү көче күләменнән ашлама тупланган. Тимирязев исемендәге, “Яңа тормыш”, “Смәел”, “Кама” хуҗалыкларында бу саннар чагыштырмача югары, шул ук вакытта дүрт хуҗалыкта шактый түбән кала. Кыр эшләре чорына район буенча 1400 тоннадан артык ягулык-майлау материаллары кирәк. Үткән ел аны ташламалы бәядән – бер литрын 28 сум 50 тиеннән алу мөмкинлеге бирелгән иде. Быел ташламалы бәя булырмы-юкмы, әлегә билгесез. Булмаса дип уйларга да куркыныч, чөнки бүген ягулык салу станцияләрендә аның бер литры 40 сум тирәсе. Хуҗалыкларда үткән елдан калган, алдан тупланган ягулык запасы күп түгел. Бер “Алга” хуҗалыгында гына язгы кыр эшләрен башкарып чыгарга җитәрлек, ә “Сорнай”, “Татарстан”, “Кызыл юл”, “Сосна”, “Игенче” дә исә эш башларлык запас бар. Районда 584 берәмлек техника бар. Аларны ел әйләнәсе төзек тотуга, ремонтлауга, запас частьларга 83 миллион сум акча кирәк. Әле бит ел саен яңа техникалар, тагылма авыл хуҗалыгы машиналары алмыйча, паркны яңартмыйча да булмый. Бу – ихтыяҗ. 2017 елда район буенча 251 миллион сумлык (лизингка алынганнарын да кертеп) техника алынган, быел да аннан ким булмас. Чәчүлек орлыкка килгәндә, министрлык бу яктан таләпләрне шактый арттырды: беренче репродукцияледән түбән орлыкларны бөтенләй чәчмәскә, элита һәм супер элиталылар 25 процентка җитәргә тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Бездә икенче репродукцияледән түбән орлыклар юк, моны да бетерә алсак, бу таләпләргә җавап бирәчәкбез. Язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык төр техникалар, тагылма машиналарны ремонтлауны  район буенча 1 апрельгә тәмамлау бурычы куелды. Бу срокка сыешырбыз дип уйлыйм. Менә шулай, бездә дә борчылырга җитди сәбәпләр бар.

...Авыл кешесенә бер генә язны да тыныч күңел белән, борчылмыйча, хафаланмыйча каршыларга язмагандыр инде. Хәер, язны гынамыни?! Көзен яңгырларның җитәрлек яву-яумавыннан башлап, кышның салкынлыгы, карның аз-күп булуы, шуларга бәйле уҗымнар язмышы, язның ничек килүе, җәйләр буе күзләрнең күккә төбәлүе... Ни генә дисәк тә, табигать шартларына кул-аякларыбыз белән бәйләнгән шул без. Җирдә эшләп, башкача була да алмый торгандыр инде. Ә шулай да, начарга юрамыйк әле. Хәерле язлар килсен, барлык проблемалар да уңышлы хәл ителсен дип телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү