Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ерак калмый инде язга да...

Кышның соңгы аеның беренче унбиш көне үтеп китте. Димәк, язга да ерак калмый. Әле генә кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп, басуларны оныткан идек кебек...

Бу беренче карашка гына шулай. Районыбыз игенчеләре, белгечләре инде игенчелекнең сезонлы булуын күптән инкарь итте шикелле. Соңгы елларда бу өлкә дә ел әйләнәсе “хәрәкәт”тә, техникаларны – тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техникалар алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-ала кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләребез шулай эшләүне кулай күрә. Язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгыйк, үзебез теләгән күләмдә уңыш алуга ныклы нигез салыйк дисәк, башкача булмый да. Бигрәк тә машина-трактор паркының, тагылма техникаларның әзерлеге бу кампаниядә зур роль уйный.

Бу уңайдан районда хәлләр ничек соң? Хуҗалыкларда бу эш белән 36 бригада шөгыльләнеп, аларда 145 кеше хезмәт куя. Район буенча бүгенге көнгә тракторларның  – 65, чит ил тракторларының 70 проценты кыр эшләренә әзер. 80 процент тырмалар, 60 процент чәчкечләр, 65 процент культиваторлар һәм 80 процент чәчү агрегатлары шулай ук әзерлек сызыгына куелган. Беренче карашка саннар начар да кебек түгел. Әмма хуҗалыклар буенча караганда чуарлык борчылырга урын калдыра.

Әйтик, бу эшләргә үтә җаваплы караган “Сорнай”, “Якты юл”, “Яңа тормыш”, “Кама” хуҗалыклары инде бу төр ремонтларны тәмамлаган, “Активист”, “Кызыл юл”, “Арбор”да берәр “Полесье” комбайннарын гына әзерләп бетерәсе бар. “Татарстан”, Тимирязев исемендәге, “Труд” хуҗалыкларында да эшләр чагыштырмача әйбәт бара. Шул ук вакытта әле кайбер төр тагылма техникаларны ремонтлауга керешмәгән хуҗалыклар да бар. Тырмалар ремонты буенча иң начар эшләүчеләр дә 50 процент тирәсендә тирбәлсә, чәчкечләр, культиваторлар ремонты буенча эш башламаучылар берәр генә булса, катокларга чират җитмәгән хуҗалыклар дистәгә якын әле. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан язгы чәчүдә катнашачак техникаларны һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын 1 апрельгә тулысынча хәзерләп бетерү бурычы куелганын онытмаска кирәк. Бу срокка сыешыр өчен кайбер хуҗалыкларга нык тырышырга кирәк әле. Инде районда тракторларга техник күзәтү үткәрү срогы да якыная. Быел ул 21 мартта башланачак. Моны да истә тотсак иде.

Ришат НУРИЕВ,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү