Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Эш күп, мөмкинлекләр җитәрлек»

Биредә бүген өч сменада эшлиләр, дүртенче сменага да ерак калмаган

«Татарстан» хуҗалыгындагы мегаферма турында берничә тапкыр язсак та, әлегә сүзебез күбрәк төзелеш, андагы яңалыклар турында булды. Бүген исә сезне бу коллектив белән якыннанрак таныштырырга булдык. Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, биредә нинди кешеләр эшләве, үзара мөнәсәбәтләр читтән килгән кешегә әллә каян күзгә ташлана. Кайбер урыннарда җаваплы блегечләр  мәгълүмат бирә белми (яки теләми), эшләүчеләрен фотога төшерергә туплый алмый изаланса, биредә яшь кенә булса да, ферма мөдире Фәрдус Тәкыев  бөтенесен шул арада җайга салды. Коллективта үз итәләр, сүзе үтә икән дигән фикер туды.

– Эшләп китүе җиңел булмагандыр, ни дисәң дә, зур ферма бит дим Фәрдуска.
– Укып кайткач та бераз «Селекс» программасы буенча, аннан яңа ачылган азык цехында эшләдем, 2019 елның  ноябрендә ферма мөдире итеп куйдылар. Ул чактагы баш зоотехник мәрхүм Рафис абый Галимуллин да, ферма мөдире булып эшләгән, (бүген баш зоотехник) Ленар Мөхәммәтҗановлар да бик күп киңәшләр бирделәр, ярдәм иттеләр. Тәҗрибәле оста белгеч буларак, Ленар әле дә һәрчак эшебез белән танышып, фикер-тәкъдимнәрен әйтеп тора. Коллективтагылар белән дә аңлашып эшлибез. Тәртипсезләнеп, эш калдырып йөрүчеләр юк, барысы да үз эшен белеп, булдырып эшли, кушылганны тыңлый, – ди Фәрдус.

Бүген бу фермада 800 баш терлек бар. 20 тонна көндәлек сөт савыла. 22 тоннага җиткән чаклары да булган, озакка сузылган эсселек нәтиҗәсендә генә кимеп киткән. Һәр сыердан уртача 25-26 килограмм сөт савыла дигән сүз бу. Арада 42-49 килограмм сөт бирүче сыерлар да бар. Без барында тәмамланган савуда исә рекордлы санны – 50,1 килограммны бирүче сыер да булды. Үзләрендә үскән, Сәрдегән фермасыннан төшкән сыер булып чыкты.

Эш өч сменада оештырылган. Һәр сменада дүртәр сыер савучы, бер сөт буенча, бер абзар буенча оператор, бер сыер куучы бар. Беренче сменадагылар иртәнге җидедән сәгать икегә кадәр эшләсә, икенче сменадагылар исә икедән җидегә (сыерлар савылып беткәнче, кайбер көннәрдә уннарга кадәр сузылырга мөмкин икән), өченче сменадагылар төнге унбердән иртәнге дүртләргә кадәр сава. Иртәнге сменада эш күбрәк булса да, кызлар төнге сменада авыррак ди. «Хәзер инде ияләнеп киләбез, бер чорда гына бераз йокы килеп ала», – ди алар. Хәер, башка чакта йокы турында уйланып торырга вакытлары да юктыр шул. Авыл җирендә өйгә кайткач та эш бетми, төнге сменадан кайтуга, үз терлекләре көтеп тора. Шунысы белән дә авырракка туры килә. Сменалар алышынып тора. Бүген иртән эшләгәне икенче көнне төнгә, төннән кайтканы кичке сменага, төштән соң эшләүчеләр иртән килә. Әле яңа ферма эшли башлагач, дүртенче сменаны да ачу планлаштырырла, ди Фәрдус. Эш арта, сәгатьләрне киметү өчен шулай эшләргә җыеналар.

Терлекчеләрне вахта автобусы йөртә. Хуҗалыкның иң мактаулы шоферлары Раушан Зарипов, Раушан Габделхаковлар иплелек ягыннан да, төгәллек ягыннан да сыната торганнардан түгел.  Ясалма орлыкландыру технологы Раушан Кәлимуллин, ветеринария табибы Гөлназ Камилова, тояк караучылар Илнур Минһаҗев,Фәргать Саттаров, учетчы-лаборант Лиана Иванова һәм көтү буенча менеджер Гүзәл Хәтимовалар турында да үз эшләренең осталары дип мактады Фәрдус, аларның тырыш хезмәтеннән бик күп нәрсә тора диде.

Хәер, биредә эшләүче бөтен кеше турында берсеннән-берсе матур фикерләр әйтеп таныштырды мөдир. Ә мин алар арасыннан танышларны – «Татарстан» хуҗалыгының данлыклы сыер савучыларын барлыйм. Коллектив шактый яшәргән. Роза Габдрахманова, Әнисә Габдуллиналар үз сменаларында гына түгел, ферма буенча иң стажлылардан. Заманында да аз макталмадылар. Алар белән бергә эшләүче Лилия Җиһаншина, операторлар Динар Тихонов, Азат Хәсәнов, сыер куучы Фәргать Саматовлар да гомуми нәтиҗәгә үз өлешләрен кертә.

Без килгәндә беренче сменадагылар сыер савып бетерә, карусельдә соңгы төркем сыерлар иде. Күп еллар сыер савучы булып эшләгән Миләүшә Нигъмәтуллинага: «Хәзер сыер саву технологиясе дип кенә сөйләшәләр, теге чорда аның нәрсә икәнен дә белмәгәнсездер», – дим.

– Алай дип йөртелмәсә дә, ул чакта да чисталыкка бик зур игътибар бирелде. Башта сыер җиленнәрен җылы сулар белән юа, корыта идек, аннан соң бер чорда салфеткалар чыкты, хәзер махсус сыекчалы савытны тидереп кенә алабыз, – ди ул.

18 ел Яңа Салавыч фермасында дуңгызлар караган Фирдия Вәлиеваның да чагыштырыр мөмкинлеге зур: «Монда да эш күп, аз түгел, гел аягөсте эшлисе, әмма дуңгыз фермасындагы эш белән бөтенләй чагыштыра торган түгел. Анда бөтенесе кул көче белән эшләнә иде. Кулдан чиләк, капчык төшмәде... Монда мөмкинлекләр дә, уңайлыклар да бөтенләй икенче»...

Алар белән бергә эшләүче Равилә Хөснетдинова, Людмила Хәйруллина, операторлар Раушан Гыйльфанов, Иңгел Сабиров, терлек куучы Фәмис Гарипов; өченче сменадан сыер савучылар Гүзәлия Нәфыйкова, Сәрия Хурамшина, Раушания Саттарова, Фәридә Һидиятова, Дилә Фәхретдинова, операторлар Фәнис Гарифуллин, Рөстәм Фәхретдинов, терлек куучы Лилия Дәүләтшиналар да зур җаваплылык тоеп, үзара бик тату эшлиләр, ди Фәрдус.

Салавыч фермасының элекке өлешендә хәзер аерым мөдир – Илдар Фатыйхов икән (бу коллектив турында да алга таба язарбыз әле). Ул өлештәге тудыру бүлеге генә мегаферма карамагында калган. Биредә эшләүче Фәйрүзә Габдуллина, Эльвира Габделхакова, Гүзәл Дәминова, Гөлүзә Миңнемуллина, Розалия Абдуллина, ветеринария табибы Альнур Шәрәфетдинов, төнге каравылчылар (шул ук бозаулатучылар дип укы) Рамил Хәкимов, Илһам Гомәровлар хезмәтеннән тулы бер коллективның иртәгеге көнге уңышлары бәйле дисәң дә, ялгыш булмас. Хезмәтләре авыр да, җаваплы да. Әлегә тел-теш тидермәслек итеп башкаралар икән.

Хуҗалыктагы бөтен фермаларны азык белән тәэмн итүчеләр – азык цехында эшләүчеләр турында язмасак, язмабыз тулы булмас. Төп оператор Дамир Идиятуллин җитәкчелегендә биредә көн саен 90-95 тонна балансланган азык әзерләнә. Механизаторлар Илсур Гарифуллин, Рөстәм Әшрәфҗанов, Зөлфәт Хәкимов, ярдәмчеләре Фәнзил Фатыйховлар аларның граммына кадәр тиешле күләмдә терлек авызына барып җитсен өчен тырыша.

– Мул, сыйфатлы сөт җитештерү өчен төп ике таләп үтәлергә тиеш. Беренчесе – сыйфатлы азык, икенчесе саву технологиясенең төгәл үтәлүе, – ди Фәрдус. – Бездә икесе дә ныклы контрольдә, икесен дә тиешенчә эшләргә тырышабыз. Җитәкчелек тарафыннан сорау да, ярдәм дә зур, бернәрсәгә, бернинди тоткарлык юк...   

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәрдүс энем молодец, тырышып эшләвеннен нәтиҗәсе мактауга лаеклы. Тагы да зуррак уңышларга ирешергә язсын Амин

    Теги: мегаферма «Татарстан» хуҗалыгы