Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эш остадан курка

Татарстанның иң төньяк ноктасына урнашкан Шода авылы янындагы басуда бертөркем белгечләр, сыйфат комиссиясе членнары җыелгач, кырда эшләүче механизаторлар бераз аптырап та калдылар бугай.

Аптырасаң-аптырамасаң, бүгенге көндә ашлыкны вакытында җыеп кайтару иң җаваплы һәм әһәмиятле эш булганга күрә чыкты алар кырларга. «Якты юл»лылар, үзләренеке белән беррәттән, килешү нигезендә «Мельпром» оешмасының бер комбайнын да нәтиҗәле файдаланалар.
Уңышның язмышына хуҗалыкта беркем дә битараф түгел, эшне җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. 6 миллион сумлык Макдон комбайны белән басуларны иңләгән 21 яшьлек студент Рәмис Галиуллин күңелендәге бераз «курку» хисе эшли ала-алмаудан түгел, ә хуҗалыкның данлыклы комбайнчысы, әтисе Рашит аганың, җитәкчелекнең ышанычына тап төшермәм микән диюдәндер дә. Әмма яшь булса да, Рәмис кебек максатчан егеттән эш үзе курка.
Суктыруда эшләүче комбайнчылар да сынатмый. Хуҗалыкта һәр көнне 250 центнер чамасы ашлык суктырыла. Амбар хуҗалыгының тәртиптә булуында, мондагы һәр мәсьәләнең вакытында хәл ителүендә мөдир Фәрит Бариевның өлеше зур. Аның кебек җиренә җиткереп эшләүчеләр күбрәк булса, безнең уңышлар тагын да саллырак булыр иде, ди күмәк хуҗалык җитәкчесе Раиф Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250