Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эш сөйгән – бәхетен табар

8 октябрь көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Татарстан Президенты тантаналы рәвештә “Яңа тормыш” җәмгыяте тракторчысы Шамил Гыйльмановка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Шамил абый Гыйльманов гомере буе туган авылы өчен җан атып яшәгән шәхес. Урта мәктәпне тәмамлагач, хуҗалыкка тракторчы булып эшкә урнаша. Яшь егет тәҗрибәле механизатор һәм тракторчылар белән беррәттән, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә башлый. Аннан Армия сафларына алына. Намус белән хезмәт итеп кайтканнан соң да янәдән җир эшенә кереп чума. Шамил абыйны гомере буе чылбырлы тракторда эшләгән дисәм дә ялгыш булмас, чөнки хезмәт стажы 45 ел. Дөрес, берничә ел бригадир булып ала ул, ләкин техниканы яратуы, җир эшенә сусавы барыбер дә кире “штурвал” артына тарта аны. Алны-ялны белмичә тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тора белүе өчен хуҗалык җитәкчесе аның эшен югары бәяли. – Шамил һәрвакыт үз эшен ихлас яратып, сыйфатлы башкаручы булды. Аны һәркемгә үрнәк итеп куя алам, хуҗалыкта да Шамилнең абруе зур. Ул бәя биреп бетергесез, лаеклы кадр, – диде хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Равилевич аның турында. Хуҗалыкта эшләү чорында ул күп кенә яшьләрне дә эш алымнарына өйрәтеп, әлегәчә һәрчак ярдәм итеп тора. Ел саен язгы һәм көзге чәчү, көзге кыр эшләре чорында фидакарь хезмәтен куеп, намус белән эшли, үзенә куелган планны һәрчак арттырып үти. “Иң яхшы чәчү агрегаты” исеменә күптапкырлар лаек булып, колын, бозау кебек зур бүләкләр белән бүләкләнә.

1978, 1979, 1980 елларда социалистик ярышта җиңүче булып таныла, башта авыл советы депутаты, 1980 елдан район Советы депутаты итеп сайлана. Шушы көннәрдә алган олуг бүләгенә кадәр алдынгы тракторчыбыз 1983 елда ВДНХ СССРның бронза медале, 2001 елда “ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы”, 2012 елда “Фидакарь хезмәте өчен” медале, 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте, 2016 елда “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнгән булган. 2017 елда Шамил абый районның «Мактаулы гражданин»ы булып та танылды.

Халык телендә “Эш сөйгән – бәхетен табар” дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Шамил Гыйльманов та ак бәхетен кара басулардан тапкан. Аның гомерен кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмавын 45 елдан артык тормышын шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлавы ассызыклый.

Кыр эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Розалия апа үзе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган кеше. Бүген инде лаеклы ялда. “Шамил – ул безнең җир кешесе. Менә бүгенге көндә ул сукада. Басу-кырларга караңгы белән чыгып китә, караңгы белән кайтып керә”, дип гомерлек ярының тырышлыкларын ассызыклый Розалия апа. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Балаларын да мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Өчесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, җиң сызганып эшләп яшиләр. Әти-әниләренең хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә уңганлыгы балаларына да, оныкларына да үрнәк. “Шамилебез карап торышка кырыс булса да, күңеле чиста аның. Ул һәрчак әти-әниләргә, әби-бабайларга ярдәмләшеп, булышып яшәде. Әтиебез 7 ел урын өстендә ятты, аны да кадерләп, олылап тәрбияләп яшәдек, соңгы юлга да хөрмәтләп озаттык. Бүгенге көндә тормышыбызның имин, бөтен һәм бәхетле булуы да өлкәннәрнең хәер-фатихасын алып калудадыр”, дип яшь буынга өлкәннәрнең кадерен күрсәтә Розалия апа.

Ә чыннан да бәхет тәме нәрсәдә соң? Сука артыннан ерылып барган буразнадай һәрбер эш-гамәлеңнең нәтиҗәле булып калуындамы? Хезмәтеңне яратып башкарып аның “җимешләрен” күрүдәме? Яки инде итәк тутырып балалар, оныклар сөя алганда, аларга үзең теләгәнчә булыша алгандамы? Мөгаен, бу сорауга бары тик Шамил абый кебек тырыш шәхесләр генә җавап бирә алыр. Тормышы бөтен, эшендә тәртип, тик ул булганы белән генә тукталмый. Чөнки беләгендә егәрлеге, янәшәсендә ышанычлы терәге һәм алдында максаты бар. Матур, тигез, тыныч картлык насыйп булсын сезгә, Гыйльмановлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев