Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Эш сөйгән кешегә авылда рәхәтләнеп яшәрлек»

«Колхоз малаеның хезмәт юлы нәрсәдән башлана инде аның? Әлбәттә, комбайн ярдәмчесе булып эшләүдән...»

Арбор авылына килеп керүгә үк йортларның төзек, зур булулары күзгә ташлана. Димәк, авыл халкының тормышы чынлап та яхшы. Бу, әлбәттә үзләренең тырышлыклары белән дә бәйле, шул ук вакытта эшең һәм тормыш алып барырдай хезмәт хакың булмаса, бер тырышлык белән генә дә яшәп булмый. Бу фикеремне Илнар Зиннәтуллин тагын да ныгытты: «Колхозда эшләп тормышны алып барабыз бит әле, эш күп чакта хезмәт хакы да бик шәп чыга, кышкы чорларда инде әзрәк. Ләкин шулай да эш сөйгән кешегә рәхәтләнеп яшәрлек авылда. Без малларны да күп итеп асырыйбыз, бүгенге көндә хуҗалыгыбызда алар саны 15кә якын, шуның 5се сыер. Мин эштә чакта тормыш иптәшем Альбина карый. Балаларыбыз да хезмәт белән үсәләр. Олы улыбыз Рәйхан Үрнәктә пешекчегә укый, кызларым Чулпан белән Зилә мәктәптә белем алалар». Илнар абый данлыклы механизаторлар нәселеннән икән. Әтисе Гафиулла абый (мәрхүм инде) гомере буе техникада эшләгән. Бертуган абыйсы Газиз дә тырыш тракторчы, бүгенге көндә «ДТ» тракторында хезмәт куя, җәй көне «КСК» комбайны белән яшел азык хәзерләүдә эшли. Хезмәт юлыгыз ничек башланып китте соң дип кызыксынуыма, «Колхоз малаеның хезмәт юлы нәрсәдән башлана инде аның? Әлбәттә, комбайн ярдәмчесе булып эшләүдән. Кечкенәдән әти янында чуалып үстек, аннан әти лаеклы ялга киткәч аның «Т-40» тракторына утырдым, берничә ел аны иярләгәннән соң «МТЗ-80»дә эшли башладым. Миңа йөкләнгән эшләр ул чакта яз көне бәрәңге утырту, көз көне салам эскерте тарттыру иде. Хәзер менә «МТЗ-1221»дә хезмәт куям. Төрле ел фасылында да эшсез торырга туры килми, фермаларга салам да кертәм, тирес тә түгәм, кирәк икән юлларны чистартам, җәйге чорда сенаж, силос ташуга да чыгам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев