Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшебез җырлап бара, ди Зөлфия ханым Шәйхетдинова

Җәй көне "Кама"ның эшләре белән кызыксынып, хуҗалыкка сәяхәт кылган идем. Биредә ул вакытта Зөлфия ханым белән силос базында гына очрашып аралашырга туры килде. Кышка запас туплап, мәш килеп эшләп яткан мәлләре иде. Бу юлы инде аның белән якыннанрак танышып, ферма мөдире хезмәтенең үз эченә никадәр башка эшләрне кертүен дә белештем....

Моннан берничә ел элек Нократ Аланыннан күченеп кайта алар. Зөлфия ханым чыгышы белән Комзаводныкы, тик 1989 елда туган җирләреннән күченеп китәләр. Монда яңадан кайтып төпләнгәч, тормыш иптәше Мансур комбайнчы һәм тракторчы булып эшли башлый, бүгенге көндә вакытлыча үгезләр симертүдә хезмәт куя. Уллары Васил хуҗалыкның электригы һәм бригадиры. Гаиләләренең төп терәкләре Зөлфия апаның янәшәсендә булу да гүзәл ханымга эшендә җиңеллек бирә. Ул аларны төп таянычларым дип атый.
Мөдир вазифасына алынганчы хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәкыйпович берничә мәртәбә сүз ката үзенә, тик куркып калган Зөлфия Шәйхетдинова эшкә алынырга ашыгып тормый. - Ярар, бер ай сынау вакыты белән эшләп карарга ризамын дидем. Тик аны ишеткән кеше дә булмады ахры. Менә шул көннән эшемнең бөтен нечкәлекләрен үзләштереп, күңелемне фермага салып эшлим. Дөрес, биредә эшләүче ир-атларның күбесе өйләнмәгән. Шуңа да кайчак алар белән башкачарак телдә сөйләшергә туры килә, - ди җиде ел ферма мөдире булып эшләүче Зөлфия ханым.
Ферма мөдиренең һәр минуты исәптә. Кояш белән торып, каралты-курасындагы эшләрне йөгерә-йөгерә башкарганнан соң, эшкә йөгерә. Аннан ферма маллары янында мәш килә. Терлекчеләрне каршы алып, кайсына күрсәтмә биреп, кем беләндер киңәш-табыш итешеп, документлар тутыра.
Зөлфия ханым эшкә кергән 2010 елда Пыжмара фермасында 620 баш мөгезле эре терлек булган, ә бүгенге көндә алар 925 башка җиткерелгән һәм әле моның белән генә дә тукталып калу түгел исәпләрендә.
Биредә 40 ел гомерләрен сыер савуга багышлаган үрнәк шәхесләребез дә эшли. Алар элекке шартлар белән хәзергеләрен чагыштырып, хуҗалыктагы заманча үзгәрешләргә төп бәя бирүчеләр дә. Алдынгылыкны үз кулларында тотучылар: Залия Фазылова белән Рәйсә Зариповалар. Симертү бүлегендә Валентина Габидуллина, 2-6 айлык бозауларны тәрбияләүдә Нурсия Шакирова, бозаулату бүлегендә Рафилә Сафиуллина, 2-3 көнлек вакытларыннан алып 3 айлык булганчыга кадәр бозауларны үстерүче Рузилә Гайфетдинова, атчылар - Галим Таһиров, Раушан Шәйдуллин, Айнур Гомәров. Эшләгән кешене күрә, хөрмәтли, хезмәтенә тиешенчә түләп, ял да иттерә беләләр биредә. Савылган сөт, мөгезле эре терлектән алынган артымга карап өстәмә премияләр түләнә, алдынгылар хисап җыелышында, Сабантуйларда өстәмә акчалата бүләк ала, шулай ук елга бер мәртәбә үзләре теләгән шифаханәгә барып ял итеп кайта алалар. Һәм бу тулысынча хуҗалык хисабына.
Хуҗалык һәрдаим хезмәтне җайлаштыру буенча яңа төр җиһазлар ала. Әле пландагысы булып 5 тонналы суыткыч тора. Чөнки моңарчы 2-6 айлык бозаулар торган фермага реконструкция ясап, шунда буаз таналар кертеп, хуҗалыкның тулаем көндәлек савылучы сөтен 10 тоннага җиткермәкчеләр, ә әлегә ул 8 тонна тирәсе. Шуның 3 тоннасы Пыжмарада савыла.
- Командабыз нык, тырыш. Барысы да үз эшләренең осталары. Җитәкчелек шулай кайгыртканда безнең дә алар йөзенә кызыллык китерәсебез килми. Эшебез җырлап бара дип курыкмыйча әйтә алам, - ди Зөлфия ханым.
Терлекләргә азык мулдан хәзерләнгән. Сенаж, силос, печән, салам, ашлык - барысы да җитәрлек. Яшь бозауларга да, сыерларга җәй буе әзерләгән витаминлы үләннәрне ашаталар. Шуның файдасыдыр инде, яшь бозаулар арасында үлем-китем очраклары юк диярлек.
Зөлфия ханым белән эш турында сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга була. Тәмен белеп, яратып сөйли ул. Әмма аның вакыты санаулы. Һәряклап эзлиләр үзен, нәрсәдер сорыйлар, белешәләр, ул да шул вакытта җаен табып эшен кушып, гүзәл затларга хас сөйкемлелеге белән елмаеп, күңелләргә үтеп керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250