Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң...

«Сосна» хуҗалыгындагы чираттагы тукталышыбыз амбар хуҗалыгы булды. Кыш көне амбарда эш юк дип уйларга күнеккән без.

Амбарда эш туктамый

Биредә иң беренче күзгә ташланганы амбардагы тәртип һәм пөхтәлек булды. Складларны орлык салганчы ук чистартып, дезинфекция үткәреп, агартканнар. Кышка кимерүчеләргә агулар куеп, складлар томалап ябылган. Бу, әлбәттә, амбар мөдиренең эшне ничек оештыруыннан тора. Күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган Таһир Габдрахманов үз эшенең чын остасы. Аның белән танышкач, үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә белә дигән фикер калды.

– Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да туктамаган кебек амбарда да эш туктамый, – дип каршы алды безне Таһир Габдрахманов.

Чыннан да, хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Яз көне чәчәр өчен көз көне җыеп алган орлыкларны кыш буе әзерлисе дә бар.

– Орлыкларның төрлеләрен сынап карыйбыз. Безнең җирлеккә нинди сорт ныграк туры килә, шуны сайлап алабыз. Җәй көне укытучы, кыш көне агроном булсаң, диләр, килешмим, – дип сүзгә кушылды агроном-селекционер Илназ Габдрахманов.

Баш агроном Ифрат Сафиуллин белдерүенчә, язгы чәчүгә барлык орлыклар да әзер, тикшерелгән.

«Начар орлыктан яхшы нәсел көтмә», ди халык мәкале. Моның белән бәхәсләшеп булмый. Шуңа да яхшы уңыш алу максаты булган игенче алдан хәстәрен күрә. Җәмгыятьтә быел «Раушан ПР-2» арпа һәм «Йолдыз ПР-1» бодай орлыкларын икешәр тонна яңартканнар. Алдагы ел уңышы өчен 600 тонна аммиак суы тупланган инде. Бүгенге көндә калган ашламалар өчен дә килешүләр төзелеп беткән. Тупланасы 150 тонна селитраның 60ы, 200 тонна катлаулы ашламаның яртысы, 40 тонна мочевинаның 12 тоннасы тупланган килеш. Ашлама туплауда «КамАЗ» шоферы Рөстәм Һадиев күп көч куйган. «МТЗ-82» белән Хуҗаәхмәт Закиров бушатуда эшләгән.

Игенчелек өлкәсендә нык тәҗрибә туплаган, үз эшенең остасы булган, нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен күптапкырлар Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Ифрат Сафиуллин хезмәт юлын шофер буларак башлап җибәрә, аннан соң 18 ел бригадир, соңрак баш агроном булып эшли. Агрономлык Сафиуллиннарның нәсел һөнәре дисәм дә һич арттыру булмас. Заманында әтисе Әнвәр дә баш агроном булып эшләгән. Әтисеннән исә эстафетаны улы Ифрат кабул итеп алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна хуҗалыгы