Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... (дәвамы)

Егетләр хезмәттә дә, тормышта да үрнәк.

Без килгән чакта Илшат Муллагалиев «ДТ-75» тракторы белән люцерна складларын кардан арчып ята иде. Тырыш егет, диделәр аның хакында. Люцерна орлыгын чистартуда эшләүче Айдар Сәфәров белән Илһам Афҗәлилов хакында да бары мактау сүзләре генә ишеттек. Җәйге сезонда басуда эшләүче «ЗИЛ» шоферы Айдар Борһанов кышын амбар хуҗалыгында хезмәт куя икән. Механизаторлар арасында яшьләрне күрү аеруча сөенечле. «КУН-10» тракторын иярләүче Алмаз Нәҗипов Норма һөнәр лицеен тәмамлау белән туган колхозына эшкә кайткан.

Амбар хуҗалыгында өч урында тегермән эшли. Тегермәнче Дамир Габидуллин җәмгыять малларына гына түгел, шәхси хуҗалыклар өчен дә фураж әзерли. Көз көне исә ашлык киптерүдә эшли. Тормыш иптәше Римма белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Рафил Габдрахманов исә «КУ-2» мал азыгы ваклый торган агрегат белән мегаферма, буаз сыерлар, раздой группалары өчен фураж тарта.

– Тәүлегенә сигез тонна минераль һәм витаминлы өстәмәләргә бай булган туклыклы азык әзерлим, – ди Рафил әфәнде.

Рафил Габдрахманов Әфган сугышы ветераны. Тормыш иптәше Ясирә белән ике егет үстерәләр. Егетләрнең икесе дә гаиләләре белән әти-әни нигезендә яши. Ясирә ханым Сосна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы уллары Илназ «Сосна» җәмгыятенең агроном-селекционеры. Мәктәп елларында ук комбайнчы Ранил Таҗетдиновның ярдәмчесе булып эшләгән егет укып бетергәч, Казан Аграр университетында белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң туган колхозына эшкә урнаша.

– Авылны үз итәм, шуңа да читкә китәсе итмәдем. Үсмер чакта ук колхозда эшләдем. Һөнәремне дә авыл хуҗалыгы белән бәйләп сайладым. Тормыш иптәшем Азалия дә җәмгыять бухгалтериясендә эшли, Ильяр исемле улыбыз үсеп килә. Хыялыбыз яңа йорт җиткереп, башка чыгу. Эшлим, яшим дигән кешегә мөмкинлекләр авылда да бар, – ди Илназ.

Габдрахмановларның төпчек-ләре Илнар исә Казанда ветеринар һөнәрен үзләштереп, район ветеренария берләшмәсендә эшли. Габдрахмановлар өч гаилә төп нигездә дус-тату булып яши. Хезмәттә дә, тормышта да үрнәк алар. Җирлектә алар турында бары мактау сүзләре генә әйттеләр.

Теләк барда эш карышмый

Ел саен амбар хуҗалыгында җәмгыять көче белән төзек-ләндерү эшләре башкарылып килә икән. Мәсәлән, узган җәйдә ябык ындыр табагының түбәсен калайга алыштырганнар.

Теләк барда эш карышмый, диләр биредә. «Сосна» җәм-гыятенең амбар хуҗалыгында әнә шулай эштән курыкмаган, максатчаннар гына эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна хуҗалыгы