Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшкә бирсәң чын күңел... (+ бик күп фото)

«Бөрбаш» җәмгыятенең һәр эшкә дә әзерлеге югары балл белән бәяләнә

Район хуҗалыкларында 5-10 июнь араларында печәнгә төшәргә әзерләнәләр. Зарыгып көткән, мулдан явып үткән яңгырлар яшь, сусыл үләннәргә күтәрелеп китәргә ярдәм итте.

1 июньгә кадәр кирәкле техникалар печән өстен башларга әзер булырга тиеш. Сенаж базларының да ремонтланган булуы шарт. Бу атнада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оешкан махсус комиссия хуҗалыкларда булып, азык әзерләү техникаларының төзеклеге, стартка әзерлеге белән танышты, хезмәт куркынычсызлыгы, хезмәткә түләү тәртипләре белән кызыксынды. Без дә комиссия килер алдыннан Аландагы машина-трактор паркында булып, яңа техникалар белән танышып, булганнарын барлап, механизаторларны фотога төшереп, җәмгыятьнең баш инженеры һәм Аландагы гараж мөдире белән сөйләшеп кайттык.

Җәмгыятьтә ике парк

«Бөрбаш» җәмгыятендә ике машина-трактор паркы (биредә гараж дип кенә йөртәләр аларны) бар – берсе Бөрбаш авылында, икенчесе Аланда. 2008 елда ике хуҗалык кушылганнан бирле шулай, ике бригада дип йөртеләләр. Алан гаражында 32 трактор, 10 машина, 3 терлек азыгы әзерләү, 4 урып-җыю комбайны бар, аларда 23 механизатор, 7 шофер эшли.

– Терлек азыгы әзерләүче комбайннар биредә, урып-җыюныкы Бөрбашта, – дип ачыклык кертә гараж мөдире Зиннур Хәкимуллин.

Зиннур Хәкимуллин ике хуҗалык бергә кушылганнан бирле гараж мөдире. Аңарчы инженер булып эшләгән. Алан авылында яши. Кырык еллап хезмәт тәҗрибәсе бар. Тормыш иптәше Лилия белән бер кыз, ике ул үстергәннәр. Кызлары кияүдә, бер улы өйләнеп калада яши, икенче уллары төп йортта. Биш оныкларына куанып, бәрәкәтле гомер кичерәләр.

...Печән басуларына старт бирелүгә, чапкычларга утырып, Рөстәм Кадыйров белән Ринат Гафуров юнәләчәк, «Магдон» белән Нуриян Сабиров китә. Чапкан печәнне Камил Идрисов белән Таһир Газыймов иярләгән «ГВК-6» техникалары өемнәргә җыеп барачак, аннан пресслау башлана – бу эшне Газинур Хәкимуллин, Хәниф Минһаҗев, Зиннур Зәкиев, Рәсим Нигъмәтҗанов башкара. Прессланган печәнне зур арбалы тракторларда Разил Нигъмәтҗанов белән Рәис Мөхәммәтҗанов, Радик Шәймөхәммәтов ташый. Расыйм Мотыйгуллин белән Нурсил Мәрданов техника белән төяп җибәрә. Нурсил белән Расыйм төягечләреннән күчеп, «Полесье» комбайнына утыралар һәм кызу темпларда сенаж әзерләү башлана. Алан ягында, берсе 3 миллион 600 сумнан, дүрт сенаж базы булдырганнар, Биш «КамАЗ» машинасында Әнәс Насыйбуллин, Илдар Юнысов, Хәниф Рәхмәтуллин, Илдар Сабиров белән Рамил Дәминов ташып тора. Илнар Гыйльмуллин куәтле «К-742» тракторы белән таптатып тора. Алла боерса, печән әзерләү тәртибе менә шулайрак булачак, дип төшендерде Зиннур әфәнде. Бирсен Ходай, алдынгы хуҗалыкта эшләр гел шулай алга барсын! Печән өсләрендә исән-имин эшләп, витаминлы, яшь үләннәрдән терлек азыгы вакытында әзерләнеп калсын.

Яңа техниканы сынап кайттык

Без килгәндә бөрбашлылар басуда «Туман 2» дигән яңа техниканы сыныйлар иде. Агрегат шул көнне генә (25 май) кайткан. Руль артында җәмгыятьнең өмете –яшь механизатор Ринат Гафуров.

– «Туман» агрегаты 7 миллион 800 мең сум тора, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Альфред Нурмиев. – Яз көне уҗымнарны тукландырса, ашлама сиптерсә, җәйләрен аның белән чүп үләннәрен агулап була. Канатлары 24 метрга кадәр җитә.

«Бөрбаш» җәмгыяте яңа техникаларны гел алып тора. Күптән түгел генә гидротырма агрегаты, чәчү комплексы, ике «Полесье» насадкасы алганнар, узган ел «Магдон» алулары да отышлы булган. «Үткән ел игеннәр яхшы уңды, печән мулдан булды,«Магдон» белән урып, вакытында сыйфатлы, мул итеп терлек азыгы әзерли алдык», – ди Альфред Альбертович. – Печән тараткыч белән печән җыйгыч кирәк әле менә...» Әле тагын ашлык киптергеч тә алганнар, бөтен җиһазлары, куелышы белән 15 миллион сумга төшкән. Җитәкчелек тә, хезмәткәрләр дә яңа техникалы булып торуларына сөенәләр, иң мөһиме, эш алга барсын, туктап тормасын, вакытында тәмамлансын, яңа техникалар игелек китерсен.

Аланда яшьләргә куаналар

Ринат Гафуров, Рөстәм Кадыйров, Илдар Юнысов тәҗрибәле коллективка соңгы елларда гына килеп кушылган яшьләр. Өчесе дә өйләнгән, гаиләле, Алан авылында гомер итәләр. Авыл җирен яратучы, гаилә өчен янып яшәүче егетләр эштә сынатмыйлар, мул, бәрәкәтле тормыш өчен тырышып хезмәт куялар. Нормадагы һөнәр көллияте филиалында укучы ике егет биредә практика үтә булып чыкты. Алар «Бөрбаш» җәмгыяте белән ике арада төзелгән килешү нигезендә тәҗрибә уртаклаша, укып бетергәч хезмәт юлларын биредә дәвам итә торган булалар, хәзергә аларны җәмгыять ай саен стипендия түләп укыта.

Яшьләр өчен эшкә өйрәнергә остазлар җитә биредә. Сәлим Хөснетдинов, Рәфкать Корбанов кебекләр 30-40 ел эшләгән кешеләр, Расыйм абыйны күрүгә үк танып була, чөнки алдынгы буларак район сәхнәсеннән төшми, шофер Әнәс абый да шулай ук район газетасында еш басыла.

– Биредә яшьләр мәсьәләсендә проблема юк, – ди баш инженер. – Аланда яшьләр авыл җиренә тартыла, авылда кала, авылга хезмәт итә, авылны яшәтә.

Йомгаклау

«Бөрбаш» җәмгыятенең 2200 гектар мәйданда печән җире бар. Ягулык-майлау материаллары кыйммәт, запас частьлар да елдан-ел кыйбатланып торганда ничек тә кыш буена җитәрлек терлек азыгы әзерләп кую шарт. Ә җәмгыятьнең терлек саны аз түгел. Дөрес, язгы чәчү, терлек азыгы әзерләүгә, урып-җыюга дәүләттән ташламалы ярдәмнәр бар үзе, әмма барыбер үзеңә тырышырга кирәк.

Механизаторлар һәр сезон эшкә керешкәнче үк укуларда катнаша, техника куркынычсызлыгы таләпләрен беләләр, хезмәт куркынычсызлыгы буенча журналлары тәртиптә, эш һәм түләү шартлары белән таныш, туклану хәл ителгән. Җиң сызганып, куа-нып эшли алар. «Быел кыш буе спецформадан гына техника ремонтлап чыктык», диләр ремонт цехының җылытылуына куанып. Аңарчы кышкы салкыннарда ремонтлап газап чиккәннәр. Хезмәт кешесенә уңайлы шартлар тудырылса, рәхәтләнеп эшли шул ул.

Без киттек, махсус комиссия техниканы кабул итүгә килеп, «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов, механизаторлар командасы тезеп куйган техника белән аларны каршы алуга әзерләнеп калды. Хәерле эшләр булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев