Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшле булуларына сөенәләр. Кемнәр? (+фото)

Һәр эштә уңыш нигезе – әлбәттә, кешеләр. Ферма мөдире Раян Фәйзрахманов әйтүенчә, коллективта уңган, тырыш терлекчеләр эшли

Зур Лызи -1 өлеш фермасында 300 баш савым сыер исәпләнә.Тәүлегенә 5,5 тонна сөт савыла, шуның 5,1 тоннасы дәүләткә сатыла.

Без килгән чакта «Сорнай» җәмгыяте  зоотехнигы Азат Габделхаков белән ферма мөдире Раян Фәйзрахмановның көндәлек эшләр, алдагы көнгә планнар хакында сөйләшеп торган чаклары иде.

Зур Лызи -1 өлеш фермасында һәр хезмәткәр үз эшенең остасы, – дип каршы алды безне Азат Габделхаков.

Азат заманында Түбән Ушма фермасында мөдир булып эшләгән. Хәзер исә җәмгыятьнең зоотехнигы. Һөнәри белем алгач, Раян Фәйзрахманов белән бер чорда эшкә кайткан булганнар. Бүгенге көндә тырышып эшләп яткан мәлләре. Раян Фәйзрахмановның эшли башлаганына да инде 10 ел булган. Тормыш иптәше Лилия дә биредә эшли, лаборант. Без килгән чакта ул сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшерү белән мәшгуль иде. Кызыксынып карап торубызны күргәч:

- Сөтнең чисталыгы, майлылыгы турыдан-туры керем дигән сүз, – дип елмайды.

Димәк, бөтен коллективның эш хакы  шуңа  бәйле. Сыер савучылар Екатерина Агеева, Людмила Плотникова, Лилия Матвеева, Марат Мортазин, Мария Маврина, Надежда Шишкинаның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тәүлегенә 5,5 тонна сөт савыла, шуның 5,1 тоннасы дәүләткә сатыла икән. Без килгән чакта сыер савучыларның иртәнге сменаны тәмамлап, өйләренә кайтып барган вакытлары иде. Алай да сөйләшеп алырга вакыт тапты кызлар.

- Иртәнге сменага сәгать 3тә киләбез. Эшләрне тәмамлап кайтып киткәнче сәгать 10 тула. Икенче смена эшләгән чагында көндезге сәгать 12дә килеп 7ләрдә кайтабыз. Элек сыерларны бәйләргә, ычкындырырга, азыкны күтәреп таратырга, сөтне чиләкләп ташырга кирәк иде. Элекке вакыт белән чагыштырганда хәзер эшләр күпкә җиңел. Әмма барыбер эшләми генә сөт савылмый, – ди кызлар.

Сүз дә юк, бүгенге көндә кул хезмәте кимесә дә, әле фермаларда кеше хезмәте иң мөһиме булып кала бирә. Сыер савучыларны кирәк вакытта Лариса Нәҗипова, Анна Мортазина алыштыра икән.

Терлекчелектә иң җаваплы тармак булган бозаулату бүлегендә эшләүче Маргарита Сергееева, Гүзәл Мөхәммәтҗановалар да коллективта мактаулылар рәтендә.

- 2020 елда 310 баш бозау алдык. Шуның 203е сыерлардан,  107 баш таналардан, – ди зоотехник.

Бу урында осеменатор Сергей Макаров. Мал табибы Владимир Филлиповның да тынгысыз хезмәте турында әйтү урынлы булыр. Икесе дә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган белгечләр, коллективта да. авылда да хөрмәтле кешеләр.

- Бозаулар 6 айга кадәрге биредә тәрбияләнә һәм Югары Ушма яки Көек фермасына озатыла, – дип безне бозаулар  группасында эшләүче терлекчеләр янына алып килде ферма мөдире.

Терлекчеләр Елена Байманова, Лариса Мойсеева һәм Наталья Антонова дус-тату, аңлашып эшлиләр, хезмәтләре җитәкчелек тарфыннан югары бәяләнә.

- Фермага килгәнемә быелның ноябрь аенда 30 ел була. Яшь вакытта авыл клубында эшләдем, соңрак фермага лаборант булып килдем. Аннан соң бозаулар группасында эшли башладым. Тормыш иптәшем Вячеслав та колхозда эшли, тракторчы. Ике ул үстерәбез. Олысы Казанда эшли, икенчесе КФУда өченче курста укый. Хуҗалыгыбызда күп итеп мал туар-асрыйбыз. Аннан башка булмый, – ди Лариса.

Елена Байманова исә башта итек цехында эшләгән. 2001 елда фермага эшкә килгән. Тормыш иптәше белән бер ул бер кыз үстергәннәр. Кызганыч, тормыш иптәше вафат булган. «Бүгенге көндә балаларның икесе дә Казан шәһәрендә, кызым кияүдә, улым эшли, ике оныгым үсеп килә. Исән-сау булып эшләп торырга язсын», – диде.

Газетага коллектив турында язарга килүебезне белгәч, «Рәхмәт хөрмәтегез өчен», дип тә өстәде.

Бозаулар тәрбияләүче кызларның берсе Наталья Антонова да үз эшен яратып. Җиренә җиткереп башкаручылардан. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче тормыш иптәше Владимир хакында да бары мактау сүзләрен генә әйттеләр.

Мул сөт, терлекләрдән яхшы артым алыйм дисәң, иң беренче чиратта дөрес ашату кирәк. Башка фермалардагы кебек үк Зур Лызи-1 өлеш фермасында да  моңа зур игътибар бирәләр.

Без еш кына ферма бетсә, авыл бетә дияргә яратабыз. Чыннан да, авылның бүгенгесе дә, киләчәге дә ферма хезмәтчәннәренә, аларның гаиләләренә бәйле. Әмма моның өчен сыер савучы да, азык кертүче дә, бозау караучы да һәм белгечләр дә бердәм булып эшләргә бурычлы. Зур Лызи -1 өлеш фермасында исә нәкъ менә шундый бердәм, тырыш коллектив хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев