Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшле халык – ашлы халык

 «Арбор» хуҗалыгында барлыгы 1429 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекста шуның 770е тәрбияләнә.

Арбор авылында ике ферма бар. Мөниңгәр фермасы турында алдагы саннарда язган идек инде. Чираттагы сәяхәтебез комплекска булды. Биредә барлыгы 770 мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекс белән Николай Понуркин җитәкчелек итә. Чепьядан кадәр килеп эшли. Бирегә килгәнче «Чепья Сельхозтехникасы»нда эшләгән булган. Ул оешма ябылгач, хезмәтен терлекчелеккә багышлаган. Мөдир булып эшли башлаганына да инде 10 ел була икән.

– Бүгенге көндә комплекста 510 баш сыер, 80 баш тана, 112 баш ике айга кадәрге бозаулар һәм бер айдан өч айга кадәрге бозаулар исәпләнә, – дип таныштырды ферма мөдире.

Биредә соңгы тапкыр 2017 елда булган идек, бик күп ремонт эшләре башкарылган. Терлекләрнең баш саны да арткан.

– Бүгенге көндә бер сыер савучыга 50 баш сыер туры килә. Комплекста 11 сыер савучы эшли. Элек барлыгы 18 кеше сыер сава иде. Баштарак азык кертүдә дүрт ат эшләсә, бүгенге көндә бер ат җигелә, ул да ярты көн генә эшли. Азыкны хәзер техника белән кертәбез. Кул белән он сибәсе юк, бары сыерларны вакытында каплатып, тиешле вакытта кардага чыгарып, мул сөт җитештерү таләп ителә. Шунысы куандыра, инде өч еллап тирәсе сыер савучыларга кытлык кичермибез, – ди экономист Самат Әскаров.

Озак еллар сыер савучы булып эшләүче апалы-сеңелле Фәридә Әхмәтҗанова белән Гөлүзә Шакирова, Гөлнар Гаязетдинова, Фәнзия Ягудина, Ләйсән Сабитова коллективта әйдәп баручылардан.

Уңган сыер савучылар тырышлыгы белән узган ел 3103 тонна сөт савылган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 575 тоннага күбрәк дигән сүз. Узган ел бер сыерга 5683 килограмм сөт туры килсә, 2019 елда әлеге сан 4880 килограмм булган.

– Күрсәткечләрнең артуы иң беренче дөрес туклануга бәйле. Витаминнарга бай ризык мул сөт җитештерүдә беренче алшарт. Микроклимат та зур роль уйный. Бүгенге көндә тәрәзәләр пластик, ачып җилләтү мөмкинлеге бар. Бина эчләрендә яктырту приборлары да тәүлек вакытына карап көйләнде, – ди Самат Әскаров.

Бозаулар алу узган ел 2019 ел белән чагыштырганда 50 башка күбрәк булган, 2020 елда барлыгы 570 бозау алынган. Әлеге үсештә иң беренче чиратта осеменатор Нуршат Гыйльмановның өлеше зур, диделәр. Нуршат әфәнде Буа ветеринария институтын тәмамлап кайткач та колхозга эшкә урнаша. Заманында зоотехник та була, ферма мөдире булып та эшли. 1998 елдан осеменатор вазыйфасында. Тормыш иптәше Светлана белән өч бала үстерәләр.

– Авылның тоткасы инде ул Нуршат. Шәхси хуҗалыклар да аңа бик рәхмәтле, – ди җирле җитәкчеләр.

Бозаулату бүлегендә эшләүче Айгөл һәм Илдар Зиннәтуллиннар хакында да бары мактау сүзләре генә әйттеләр. Алар эшли башлагач, күрсәткечләр дә яхшырган, көнлек артым 750 граммны тәшкил итә. Айгөл ханым башта сыерлар сауган.

– Әнием Гөлфия Шакирова гомере буе сыер сауды. 8 класста укыганда ук әнием янына фермага сыер саварга йөри идем. Мәктәпне тәмамлагач та фермага килдем. Соңрак бозаулар группасында эшләдем. Инде менә бер ел комплекста бозаулату бүлегендә хезмәт куям. Бүгенге көндә тормыш иптәшем Илдар белән бергә эшлибез, – ди Айгөл.

Зиннәтуллиннар биш кызга якты дөнья бүләк иткән. Олысы Сөмбелә Нөнәгәр авылында кияүдә, «Кызыл юл» җәмгыятендә селекционер булып эшли. Яшьләр әти-әниләрен ике онык малай белән куандырганнар. Икенче кызлары Гөлгенә Улисьял авылына кияүгә чыккан, бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Рамилә исә Балтачта эшли, Рәсимә Арча педагогия көллиятендә белем ала, төпчекләре Нәркизә Арбор мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Айгөл белән Илдар тырыш хезмәт белән көн күрә, абзар тулы мал-туар асрыйлар, җәен ишегалдын тутырып кош-корт үстерәләр. Өйләнешкәч тә алар дүрт ел төп нигездә яшәгән, аннан бер иске өй алып башка чыкканнар, соңрак программа нигезендә яңа йорт салганнар.

– 1 айдан 3 айга ка-дәрге бозаулар группасында эшләүче Фирая Әхмәтҗанова белән Рафис Гобәев та мактаулы хезмәткәрләрдән. Көнлек артым 800-900 граммны тәшкил итә. 60 баш атыбыз бар, ел саен 20-22 колын алабыз, үлем очраклары юк дәрәҗәсендә, – диде ферма мөдире.

Терлекчеләрне фермага автобус белән Ринат Нигъмәтуллин йөртә икән (рәсемдә). «Бик уңайлы, эшкә киткәндә капка төбеннән диярлек утырып китәбез, кайтышлый төшеп калабыз», ди терлекчеләр.

Хезмәт хаклары турында да сораштык. «Вакытында бирелә. Без бик канәгать», ди егет-кызлар. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 25700-26000 сумны тәшкил итә икән.

– Эшле булуыбызга сөенеп, эшебезне яратып башкарабыз, – дип озатып калды безне мал табибы Рания Мостафина.

Эшле халык – ашлы халык, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Эшле дә, ашлы да булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арбор авылы  «Арбор» хуҗалыгы