Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың кыш көне? (+фото)

Шалкан басуларында трактор гөрелтесе тыңмый.

Чәчү буенча, иң беренче кыр эшләрен Гарифуллиннар - Фидәрис белән Фәннур башлап җибәрде. 25 апрель көнне алар тырма агрегаты белән дым каплатуга керештеләр. Бүгенге көндә алар чәчүгә җир әзерлиләр. 
26 апрельдә Газизуллин Нуретдин уҗым һәм күпьеллык үләнне тукландыруга, Сәйдәш зяб тырмага тотынды. Буген Нуретдин чәчүгә җир әзерли, Сәйдәш чәчү чәчә. Ул 192 га мәйданда орлыкны җир куенына салды. чәчүчесе Рамазанов Айдар, орлык ташучы Төхфәтуллин Габделнур, ашлама ташучы Минһаҗев Таһир.
Икенче чәчү агрегаты Шакиров Рамил 184 га чәчте. Чәчүчеләре Хәйруллин Илһам, Әүһәдиев Рөстәм, орлык ташучы Рамазанов Рәис, ашлама ташучы Ахмадиев Мәлик. 
Шиһапов Илшат 27 апрельдән эшли зэб һәм күпьеллык үлән тырмалады. Буген чәчү алды тырмасында.
Рамамазанов Рәдис 27 апрельдән эшли зәб һәм күпьеллык үлән тырмады. 
Бадретдинов Рифат яңа тырма агрегаты белән күпьеллык үлән эшкәртте. Шәйхетдинов Илдар чәчкән җирләрне катоклый." дип хәбәр итәләр "Уңыш" күмәк хуҗалыгыннан.
Егетләребезгә чәчү чорында уңышлар телибез. Алар салган орлыклар мул уңыш биреп көз көне аны тагын шулай бердәм булып җыеп алырга язсын. 

ШАТ-Көшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев