Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләре гөрләп бара

Турысын әйтик, табигать «Бөрбаш» игенчеләре өчен генә аерым шартлар тудырмады. Вакытында игеннәре дә өлгерде, эшләре дә гөрләп бара.

Сводкадан күреп торасыз, иң күп ашлык җыемы әлеге хуҗалыкта. Кичә хуҗалыкның 118 гектарлы борчак басуына аяк бастык. Иң элек шунысы күзгә ташлана, басу кырларын уракка әзерләгәннәр, ягъни аны алдан ук сенажга салганнар. Нуриян Сабиров участокны бик яхшы сыйфат белән чапкан. Комбайнчылар Камил Идрисов, Рәсим Мотыйгуллин, Илшат Нотфуллин, Нурислам Сабирҗановка ул теземнәрне җыеп суктыру бик җиңел бирелә. Зыятдин Шәйхетдинов исә турыдан-туры арыш суктыра. Уңган комбайнчының эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Җир эшкәртү, салам җыю дисеңме, барысы да комплекслы алып барыла. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Ә без, үз чиратыбызда, мул икмәк өчен көрәшкә күтәрелгән «Бөрбаш»лыларга яңа уңышлар телибез.
Фоторәсемдә уңган игенче Камил Идрисов (уңда) һәм аның ярдәмчесе Раил Зәйнуллинны күрәсез.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250