Эшне ел ахырына калдырмаска!
Ел дәвамында терлекчелек буенча үткәрелгән айлык җыелышларда зур максатлар куелган иде, хәзер инде аларның үтәлешен барларга вакыт җитә.
Районда бу тармакта 9 айга нәтиҗәләр ясау өчен хуҗалык белгечләре, җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Яңа тормыш» хуҗалыгының Яңгул авылында урнашкан ферма комплексында булдылар.
Иң элек бу фермада терлек-ләрнең нинди шартларда тәрбияләнүе, терлек азыгының өстәмәләр белән баетылып сыйфатлы хәзерләнүе, яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итү буенча башкарылган эшләре каралды. Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар Яңгул авылы мәдәният йортында гомуми мәсьәләләр буенча төп чыгыш ясаучыларны тыңладылар, сөт җитештерүне арттыру, терлекчелекнең башка тармак-ларын үстерү турында фикер алыштылар.
Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәне билгеле һәм киңәшмәдә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Елның 9 аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 85686 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 8276 тоннага артык. Иң күп сөт «Татарстан» һәм «Кызыл юл»да 8800-8215 тонна сөт савылган. «Дуслык», Тимирязев исемендәге һәм «Игенче» хуҗалыклары да бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр, аларда 9 айда 5807-5452 тонна сөт җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда иң зур үсеш «Игенче» хуҗалыгында 37 процент, «Сосна»да ул – 20, «Кама»да 18 процент. Районның бары бер хуҗалыгы – Тукай исемендәге хуҗалык кына алдагы елдан начар эшләде, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 164 тонна сөт ким җитештерелде. Сентябрь аенда сөт саву монда алдагы елга караганда 13 тоннага артык, әмма бу гына ел башыннан килгән артта калганлыкны тулысынча киметергә мөмкинлек бирмәячәк. Сөт җитештерүнең күләме буенча да иң зур үсеш «Игенче» хужалыгында. Алдагы чор белән чагыштырганда, 1477 тонна сөт артык җитештерелгән, «Татарстан» һәм «Сосна» хуҗалыкларында үсеш 819-808 тоннага артык булган. Бу очракта әлеге хуҗалыкларда терлек азыгының сыйфатлы булуы, савым сыерларга мул продукция бирер өчен тиешле шартлар тудырылуы, терлек торакларының заманча булуы, терлекчеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнүе – болар барысы да гомуми нәтиҗәгә турыдан-туры уңай йогынты ясамый калмый.
Хуҗалыкларда һәр сыердан уртача тәүлеккә савыла торган сөттә зур аерма сакланып килә. Агымдагы елда «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна»да бу сан 27,2-24,3 килограммны тәшкил итсә, Тукай исемендәге хуҗалыкта тәүлеккә һәр сыердан бары 11,7 килограмм гына сөт савыла, аерма ике тапкырга ким.
Урыннарда малкайларның сөт бирүләрен тикшерү вакытында җитештерү күләменең ни өчен кайбер хуҗалыкларда бик түбән икәнлеге ачык чагыла. Агымдагы елның 1 октябренә «Татарстан» хуҗалыгында – 714 (бу көтүлекнең 65 проценты), «Кызыл юл»да – 519(53 процент), Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 448 (55 процент) баш савым сыеры тәүлеккә 25 килограмм һәм аннан да артык сөт бирә. Сөтнең күләме менә каян килеп чыга шул. Тармакның чын мәгънәсендә файда китерүен санаганда, бу саннарны онытмаска кирәк. Җыелышта чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин һәр терлек, һәр басып торган савым сыеры табыш китерергә тиеш һәм куелган хезмәт бушка китәргә тиеш түгел, дип ассызыклады.
Киңәшмәдә ит җитештерү буенча кимчелекләр булуы әйтеп кителде. Алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, ит җитештерүдә үсеш юк, 97 процент кына булган. Моны күпмедер дәрәҗәдә районда дуңгызчылык тармагының соңгы хуҗалыкларда – «Труд» һәм «Яңа тормыш»та бетерелүе белән бәйләргә буладыр, әмма бу аклану түгел. Электән алынган йөкләмә буенча дуңгызчылыкта иң күп баш саны булган чорда, бу тармактагы дуңгыз саны өч тапкырга киметелеп, шул санга хуҗалыкта мөгезле эре терлек арттылырга тиеш иде һәм бу күрсәтмә әлегә үз көчендә. Ягъни элек 100 баш дуңгыз булса, аның урынына хәзер 33 баш мөгезле эре терлек тәрбияләнергә тиеш. Иске Көшкәт һәм Сырья авылларында дуңгыз фермаларында эшләүчеләрне эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүне дә озакка сузарга ярамаганлыгын район җитәкчесе ассызыклап әйтеп узды.
9 айда районның 10 хуҗалыгы төрле сәбәпләр белән ит җитештерү йөкләмәсен үти алмадылар. Район буенча йөкләмәдән 310 тонна ит ким җитештерелде. Шушы чорда 9 хуҗалыкта ат башларының кимүе дә киләчәктә ит җитештерүгә үзенең тискәре йогынтысын ясаячак. «Татарстан», «Кама», «Сосна», «Активист» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында терлекләрнең тәүлеклек артымы 949-900 грамм булса, Тукай исемендәге хужалыкта ул – 705, «Уңыш»та – 785, «Сорнай»да 767 грамм гына тәшкил иткән. Урыннарда ит җитештерүне үзагымына куйсаң, ел ахырына билгеләнгән максатларга ирешү авыр булачак.
Терлекчелек тармагында эшнең торышына ай саен нәтиҗә ясыйбыз, тәнкыйтьлибез, ничек эшләгәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген урыннарда күрсәтәбез. Бу очрашулар, урындагы хуҗалыклар белән танышулар соңгы күрсәткечләрдә чагылырга тиеш. Күмәк хуҗалыкларда уртача хезмәт хакын арттыру, эш шартларын яхшырту, шулай ук мобилизация буенча алынган хезмәткәрләрнең гаиләләрен бар яктан яклау, ярдәм итү мәсьәләләре һәр җитәкченең бурычы дип ассызыклады Рамил Нотфуллин. Терлекчелек тармагында югалткан үрне яңадан яулау икеләтә тырышлык сорый, елны уңышлы тәмамлау һәркемнең бурычы, шуны онытмасак иде, диде ул.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек ул безнең алга баруыбызны билгели, дип ассызыклап, җитәкчеләргә һәм белгечләргә бу юнәлешнең торышы көндәлек игътибар үзәгендә торырга тиешлеген һәм җирлекләрдә булган кимчелекләрне кабатламаска кирәк, дип басым ясап әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев