Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт
«Татарстан» күмәк хуҗалыгы районның алдынгылар слетына зур уңышлар белән килде.
Хуҗалыкның дистә еллар буе нигезенә салынган ныклы материаль-техник базасы, һәрвакыт яңалыкка омтылыш, яшьләргә ышаныч белдереп, аларны җитәкчелеккә тарту, һәр юнәлешне икътисади яктан дәлилләп, аны үстерү эш нәтиҗәләрендә ачык күренә.
Эшчеләрнең хезмәтләрен тиешенчә бәяләү, аларга игътибар күрсәтү һәм лаеклы ялга зурлап озату – болар да коллективта аңлашу, үзара ярдәмләшү омтылышын тәрбияли. Элегрәк елларда да, әле генә лаеклы ялга чыкканнар да бер авыздан, хуҗалыкта өлкәннәргә булган җылы карашны даими тоеп яшибез, диләр. Күптән түгел узган күмәк хуҗалыкның хисап җыелышында өлкәннәргә зур игътибар бирелүе моның ачык дәлиле.
«Татарстан»да хезмәт кешесе, дөрестән дә, зур җыелышлар үткәргәндә төп игътибар үзәгендә. Иң элек, тәүлекнең сәгатен-минутын оста файдаланып, җиргә йөрәк җылысын биреп, тир түгеп эшләүче тәҗрибәле тракторчы-комбайнчыларга, алдынгы шоферларга – барлыгы 23 кешегә сәхнәдә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Алар белән бергә кояштан да иртәрәк торып, алсу таңны хезмәттә каршылаучы мактаулы терлекчеләр – Салавыч, Биктәш, Сәрдегән фермасының 24 уңган-булган, тырыш хезмәтчәннәренә дә акчалата бүләкләр тапшырылды. Үз хезмәтләрен яратып башкаручы, хуҗалыкның төрле тармак хезмәтчәннәре дә читтә калмады, аларның да исем-фамилияләре әйтелеп, бүләкләнделәр.
Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2022 елда бөртеклеләрнең тулай җыемы (кукуруз бөртеген дә кертеп) 12085 тонна булган. Алдагы елга караганда бу 4424 тоннага күбрәк. Ел дәвамында ашлыкның 3469 тоннасы сатылган, шуның 459 тоннасы үз хезмәтчәннәренә бирелгән. Хуҗалык буенча һәр гектардан уртача уңыш 45 центнер тәшкил иткән. Игенчелек буенча махсус шөгыльләнгән хуҗалык буларак, бөртеклеләрне элита яисә югары сортлы итеп сату буенча эш үз югарылыгына куелган. Районда беренче буларак җитен культурасын игүгә алынганнар, аның һәр гектары 35 343 сум табыш китергән. Зур авырлыклар белән игелгән рапс культурасының һәр гектары бары 14 672 сум чиста табыш китерүен искә алып, агымдагы елда җитенне игүгә ныклап керешергә булганнар.
Терлекләрнең баш саны буенча районда иң эре хуҗалык буларак, аларга азык әзерләү «Татарстан»да төп мәсьәләләрнең берсе. Терлек азыгы әзерләү цехы җиһазларын чит илләрдән кайтарып, фәнни яктан нигезләнгән рацион буенча азык әзерләүне дә беренчеләрдән булып биредә җайга салдылар. Кукуруз 873 гектар мәйданда үстерелгән, шуның 666 гектарыннан силос салынган, 188 гектары бөртеккә алынган. Бу өлкәдә файдаланмаган мөмкинлекләр күп әле, ди хуҗалык җитәкчесе. Иң элек кукуруз чәчүне тиз төгәлләү сорала. Кыйммәт булса да, «Horsch Maestro SV16» исемле 16 рәтле югары җитештерүчән пневматик чәчү комплексы алырга ниятлиләр. Шуның белән бергә, чит илдән кайтарылган кукуруз орлыгын гына кулланырга уйлыйлар. Ник дигәндә, чит ил орлыклары чәчелгән мәйданнарда уңыш күпкә зур, салынган силосның үзкыйммәте арзан, сыйфатын тикшергәндә анда крахмалның 20-30 процентка артык икәне дә ачыкланган.
«Татарстан» хуҗалыгы районда бәрәңгене зур мәйданнарда игүче бердәнбер хуҗалык булып калды. Техник культуралар арасында соңгы өч ел дәвамында иң зур табышны да бәрәңге китергән. 2023 елда бәрәңгене 139 гектарда утыртырга уйлыйлар. Базар мөнәсәбәтләреннән чыгып, бәрәңгенең яңа төр сортлары белән эшләү мул табыш алу өчен иң кулай юнәлеш, дип билгеләнде.
Белгечләрнең чыгышларында, терлекчелектә мул продукция җитештерү өчен сыйфатлы, үз вакытында тиешенчә әзерләнгән азыкның әһәмияте турында кат-кат әйтелде. Хисап елында хуҗалык терлекчелегендә, уртача сату бәяләре белән, 497 миллион 524 мең сумлык продукция җитештерелеп, шуның 466 миллион 174 мең сумлыгы сатылган. Бу ел буена кергән акчаның 94 процентын тәшкил итә. Терлекчелек продукциясе җитештерү, бигрәк тә сөт сату, ел дәвамында көндәлек акча кертүнең төп чыганагы.
2022 елда татарстанлылар сөт җитештерүдә районда беренчелекне саклап кала алдылар, барлыгы 11588 тонна сөт савылган. Алдагы ел белән чагыштырганда бу 1208 тоннага күбрәк. Сатылган күләме дә аз түгел, сөтнең 11022 тоннасы сатылган, алдагы ел белән чагыштырганда бу 1227 тоннага күбрәк. Бу өлкәдә терлекчеләр үз алларына куйган бурычларын намус белән үтәгәннәр.
Ит җитештерүдә күрсәткечләр уңай, 659 тонна ит җитештерелгән, бу алдагы елга караганда 63 тоннага күбрәк. Терлекчелектә үрләрне яулау җиңел түгел, әмма тырышканда бүгенге күрсәткечләр чик түгел, диләр. Моңа барлык шартлар бар, мәсәлән, ике ел элек 65 миллион сумлык иң алдынгы технологияләрне кулланып эшли торган терлек азыгы үзәге төзелгән иде. Аның эшчәнлеге җайга салынгач, бер баш сыерга сөтне 2,5 литрга арттыра алганнар. Сөт күләме генә арту түгел, терлек азыгын да сак тотарга өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә дә терлек азыгын әрәм-шәрәм итмичә, тиешенчә тотуны җайга салу терлекчелектә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунсыз булмый, чөнки хуҗалыктагы 3785 мөгезле эре терлекне көндәлек ашатырга, тәрбияләргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына 2571 центнер сөт, 146 центнер ит җитештерелде, бу күрсәткечләр районда иң югарылардан.
Ат терлекчелегенә бу хуҗалыкта традиция буенча зур игътибар бирелә, атлар көтүенең зурлыгы буенча хуҗалык районда беренче урында. Бүгенге көндә чиста токымлы – 18 баш, 154 баш хуҗалык атлары асрала, аларның да баш санын арттыру бурычы куелды.
«Татарстан» хуҗалыгы икътисади яктан тотрыклы үсештә. Моны җитештерү, сату, хезмәт күрсәтүләр юнәлешендә алынган керемнәрдә күрергә була. 2022 елда хуҗалык кассасы һәм счетларына барлык продукция сатудан 523 миллион 510 мең сум акча кергән. Барлык керемнең 89 проценты, ягъни 466 миллион 174 мең сумы терлекчелектән. Шуның эченнән сөт сатудан 382 миллион 534 мең сум акча кергән.
Игенчелек юнәлешендә дә акча кереме аз түгел – 56 миллион 896 мең сум, ягъни бу барлык керемнең 11 процентын тәшкил итә.
Дәүләттән субсидия һәм компенсация формасында 78 миллион 435 мең сумлык ярдәм алынган, бу да сизелерлек ярдәм.
Елның-елында хуҗалык югары җитештерүчән, заманча техника булдыру юнәлешендә эшли. 2022 елда алынган техникалар 22 миллион 371 сумлык булган. «Нью Холланд Т7060» тракторы үзе генә 11 миллион 83 мең сум, заманча «Хорш Тигер 5МТ» культиваторы 5 миллион 868 мең сум торганын искәртсәк, авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне кертү, аны җиренә җиткереп башкаруга нинди чыгымнар тотылганын күзалларга була. Хуҗалыкның 23 миллион 776 мең сум лизинг компаниясенә техника өчен түлиселәре бар икәнен дә искәрттеләр.
Алдагы елларда сөтчелек комплексын төзеп, кулланышка тапшырып, анда терлек кертүне тәэмин итү һәм тагын да күбрәк, мул, очсыз, сыйфатлы терлекчелек продукцияләре җитештерү бурычы куелган иде. Бу максатка төзелешкә зур чыгымнар сарыф итмичә, барлык таләпләрне үтәмичә ирешеп булмый. Барлыгы 30 миллион 266 мең сумнан артык төзелеш эшләре алып барылып, кулланылышка тапшырылган. Алдагы елларда да төзелеш эшләрен дәвам итү максатчан бурыч итеп куелды.
Күп хуҗалыклардан аермалы буларак, «Татарстан» җитәкчелеге эшләрен алдан барлап, үсү мөмкинлекләрен, зур максатларын хезмәтчәннәр, белгечләр белән тикшерүне беренче урынга куялар. 2019 елда хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин гомуми җыелышта өч елга үсеш планын тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру турында сөйләгәч, мин, бу җирлектә социализм заманына кайталармы әллә, дип уйлаган идем. Сүз ул заманга кайту түгел, ә эшләнәчәк эшне тамырдан уйлап, аның чыгымнарын исәпләп, һәркем алдына бурыч кую турында бара, дип аңлаткан иде миңа җитәкче. Заманына кире кайтмасалар да, өчьеллык кабул ителгән бурычларны үтәп чыкканнар монда. Фаразлаганча, һәр сыердан 2019 елда – 20,4 литр, 2020 елда – 22,3 литр, 2021 елда – 23,7 литр, 2022 елда 24,4 литр сөт саву бурычы үтәлгән, хәзер тагын да зур максат – ел әйләнәсендә һәр сыердан 30 литр сөт савып алу һәм көндәлек 40 тонна сөт җитештерү бурычы куелды.
Алынган йөкләмәләр, куелган зур максатларга ирешер өчен «Татарстан» хуҗалыгының барлык мөмкинлекләре бар, бу авыр, әмма мактаулы хезмәтләре бәрәкәтле, саллы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев