Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшнең тәме ахырында, диләр татарстанлылар

Терлек азыгы хәзерләү – көнүзәк мәсьәлә

«Татарстан» күмәк хуҗалыгы берничә дистә ел районда авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча алдынгылар сафында. Хуҗалыкның еллар буе нигезенә салынган ныклы материал-техник базасы, һәрвакыт яңалыкка омтылыш, яшьләргә ышаныч белдереп, аларны җитәкчелеккә тарту, һәр юнәлешне икътисади яктан дәлилләп, аны үстерү эш нәтиҗәләрендә ачык күренә.
Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин фикеренчә, төп табыш китерүче терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек тармагы аерым игътибар сорый. Мул сөт савып алу бурычын куябыз икән (бүген татарстанлылар тәүлеккә 49 тонна сөт җитештерәләр — ред.), аның ныклы нигезе булырга тиеш. Юкка гына «Сыерның сөте телендә», дип әйтелми бит. Соңгы елларда генетика белән максатчан шөгыльләнәбез, мул сөт бирүче малкайларны тәрбияләү ул бик үзенчәлекле, мул сөт бирүче савым сыерлары бик нәзберек. Бүгенге көндә 1734 савым сыерының 77 проценты тәүлеккә 25 килограммнан артык сөт бирә. Терлекчелектә билгеле бер технология белән эшлибез икән, ул шушы тармак белән бәйле барлык өлкәләргә дә кагыла. Терлек азыгын җитештерү, печән, сенаж, силос әзерләү оптималь срокларда һәм сыйфатлы булырга тиеш. Ә бу үз чиратында азык әзерли торган техниканың заманча булуын сорый. Юкка гына зур чыгымнар тотып, югары җитештерүчән техника туплауны беренче бурычларның берсе, дип санамыйбыз. Алай гына түгел, шушы техникада эшләүче, бурычны дөрес аңлаучы хезмәт кешесенең булуы шарт, ди Айнур Рамилович.
Әйе, тәүлекнең сәгатен-минутын оста файдаланып, җиргә йөрәк җылысын биреп, тир түгеп эшләүче тәжрибәле тракторчы-комбайнчыларга, алдынгы шоферларга бай бу хуҗалык. Терлек азыгы әзерләү барышы белән танышканда, механизаторлар белән аралашканда, аларның үз хезмәтләренә булган мөнәсәбәте бер-ике сүздән дә аңлашыла, яңгыры да кирәк, яуганчы тизрәк җыеп алырга иде, ватылмаска иде, дип борчылып торалар алар. 
Биктәш авылы каршында печән болынында ике чит ил тракторына таккан заманча пресс белән Дмитрий Иванов һәм Фәнис Сәйфетдинов бер-берсе белән ярышып, печәнне рулоннарга төрәләр. Икесе дә тәҗрибәле механизаторлар, шулай булмаса, миллион сумнар торган техниканы аларга ышанып тапшырмаслар иде. Алар янәшәсендә Рафил Каюмов печәнне теземнәргә җыя. Ә сенаж басуында эшләгәндә Рафил покослар тизрәк өлгерсен өчен тарата, озак та үтми 9 метрлы, заманча «KUHN» ворошилкасы белән Дмитрий Иванов аны яңадан әйләндереп, җыеп бара. Болындагы печәнне Яңа Салавычтан Фәнис Габделбәров үз тракторы белән төяп тора, Мәүлит Зарипов, Фәнил Миңнемуллин, Илшат Һидиятов һәм Рәфкать Саттаров зур арбалар белән ташып торалар, алар кайтуга «JCB» тракторы белән Рамил Нәҗипов арбаларны бушатып, печәнне урнаштырып бара. Берничә көн эчендә 280 рулон печән кайтарылган, бу 238 тонна бер дигән сыйфатлы печән һәм аның 103 тоннасы хуҗалыкта эшләүчеләргә таратылган. Читтә, Сәрдек авылы янында урнашкан 300 гектар мәйданда печән дә инде өлгергән, аны да вакытында ташып-урнаштырасы бар, диләр.  Дәвамы бар.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сенаж