Эшнең тәме ахырында, диләр татарстанлылар (дәвамы)
Терлек азыгы хәзерләү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе
Дәвамы
Узган ел терлек азыгы әзерләү чорында 10 670 тонна сенаж, 19 022 тонна силос, 2 746 тонна печән (шуның 470 тоннасы хезмәтчәннәргә бирелгән) тупланган иде, шөкер, малларыбыз тук булды, сыйфаты да канәгатьләнерлек иде. 890 гектар кукурузның 130 гектары орлыкка алынды, 760 гектарыннан силос салынды, ди терлекчелек тармагының үсеше өчен төп җаваплы белгеч, баш зоотехник Фәрдүс Тәкыев. Быел үзебезгә максат итеп 12 мең тонна сенаж, 24 300 тонна силос, 2 500 тонна печән хәзерләүне алдык, беренче кат люцернадан 6 мең тонна сенаж тупланыр, дип уйлыйм. Аллаһның рәхмәте белән, табигать шартлары да уңай килсә, куйган максатларыбыз үтәлер дип фаразлыйбыз. Аны бит әзерләгән-әзерләгән, сыйфатлы булуын тәэмин итәргә кирәк, бу бурычның мөһим икәнлеген механизаторларыбыз, шоферларыбыз яхшы аңлыйлар, ди баш белгеч.
Алда торган зур бурычлар турында хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов белән дә әңгәмә корып алдык.
– Күпьеллыклардан 891 гектар мәйданда люцерна, 380 гектарда костер печәне бар, 280 гектар борчак шулай ук сенажга тәгаенләнгән. Аннан 2500 тонна сенаж тупланса, икенче кат печәннәр белән сенаж җитәрлек булыр, дип уйлыйбыз. 1607 гектар мәйданда кукуруз игелә, аның 400 гектары орлыкка алынса, калганын силоска салачакбыз. Төрле сортлар, шул исәптән чит илләрнеке белән дә эшлибез, Лемагрин, «Сингента» фирмаларының гибрид орлыклары һәм үзебезнең «Машук», «Кас-кад» сортларын да игәбез. Игенчелек буенча махсус шөгыльләнгән хуҗалык буларак, бөртеклеләрне элита яисә югары сортлы итеп җитештерү, сату буенча эшне алып барабыз. Елдагыча, тәҗрибә учас-тогында борчак, бодай, арпа, солы культураларын чәчтек, быел сортлар белән бергә, аларга төрле ашламаларның тәэсир итүен өйрәнәбез, ди баш белгеч.
Үләннәрне уруда хуҗа-лыкның ике «Магдон»ы катнаша, ике тракторы белән беррәттән бу агрегатны да нәтиҗәле файдаланучы Фәнил Хамматов белән тәҗрибә туплаган Радим Иванов теземнәрне салып баралар, әйткәнебезчә, масса дымлырак булганда алар таратыла, аннан теземнәргә җыела. «Ягуар»ның берсендә, Норма аграр лицеен тәмамлаган, комбайнчы ярдәмчесе, «МТЗ-82» тракторында эшләп чирканчык алган Нурсил Закирҗанов беренче елын эшли. Фирдүс Галимҗановның исә бу төр техникада эшләү тәҗрибәсе инде зур, икенче елын яңа «Ягуар»ны иярли, аларның тураткан массаларын биш «КамАЗ» машинасы ташып тора. Динар Сәйфелганиев үзенең улы Ранил белән ярышып, узышып эшли, әтисе зур тәҗрибәле булса да, Ранил дә төшеп калганнардан түгел, элек «ГАЗ-53» машинасында эшләгәндә матур күрсәткечләргә ирешкән иде. Ирек Хәкимов хуҗалыкның төп шоферларының берсе, машинасы да һәрвакыт төзек, эше дә гөрләп бара. Аның белән бергә, иңне-иңгә куп эшләүче Фидаил Хәкимовның да хезмәте мактаулы. Заманында Нормада урнашкан СПТУны тәмамлап, хуҗалыкка шофер булып кайта, инде ул вакытка да 30 еллап гомер узган, ничәмә-ничә километр юллар узылган, меңәрләгән тонна йөк ташылган. Беренче елын «КамАЗ» машинасында эшли башлаган Расих Габделхаковка үрнәк алырга тәҗрибәле иптәшләре янында, ул үзе дә «ГАЗ-53» машинасында эшләп, шофер хезмәтенең үзенчәлекләрен яхшы аңлый.
Шунысы куанычлы, сенаж ташуда катнашучы «КамАЗ» машиналарына кондиционерлар куелган, тиз арада ул хуҗалыкның башка машиналарына да шундый җиһазлар куелачак икән. Бу да хезмәт кешесенең эш шартларын яхшырту, аларга тиешле шартлар тудыру, дигән сүз. Көнгә ике тапкыр символик бәягә барлык механизатор-шоферларны ашату оештырылган.
Басудан кайткан массаны терлек азыгы әзерләү үзәге янында урнашкан махсус базга салып, таптап баралар. 2800 тонналы бер баз инде тулып, капланган, икенчесендә эш кайный. Радиф Абдуллин «МТЗ-82», «К-700» тракторларында эшләп зур тәҗрибә туплаган механизатор, «К-744» тракторында җиденче елын эшли, массаны җиренә җиткереп таптап бара. «РСМ-2375» тракторында массаны таратучы, таптаучы Илшат Галиев шулай ук стажлы тракторчы, хезмәтеннән тәм табып, булсынга, дип тырыша. Бу ике механизатор кырдан масса кайтудан туктагач та, өйләренә ашыкмыйлар, бар таләпләргә туры китереп, тиешенчә таптауны дәвам итәләр, димәк, хуҗалык терлекләре сыйфатлы азык белән тәэмин ителәчәк, дигән сүз.
Терлекчелектә мул продукция җитештерү, күләмле сөт саву өчен сыйфатлы, үз вакытында тиешенчә хәзерләнгән азыкның әһәмияте турында зур трибуналардан кат-кат әйтелә, дәлилләр китерелә. «Татарстан» хуҗалыгында исә бу мәсьәләнең әһәмиятен күптән аңлаганнар һәм аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе башкаларга үрнәк булып тора.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев