Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Фермер мәктәбе»ндә уку өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»ндә белем алу проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү тәмамланып килә.

Әлеге проект  финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыкларын булдыруга, моңа  кадәр  гамәлдә булганнарының нәтиҗәлелеген арттыруга, АПКда бизнес алып баручы иң яхшы практикларны  үстерүгә һәм алга этәрүгә  ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

 “Фермер мәктәбе” - яңа эш башлаучы фермерга бизнес алып бару нигезләрен нульдән башлап тулы көченә эшли башлаганчы үзләштерергә мөмкинлек бирә торган уникаль проект. Программа укучылар өчен фермер эшенең барлык аспектларын җентекләп өйрәнә алырлык итеп  төзелгән. Бу елның язында  “Фермер мәктәбе”ендә лекцияләр курсы үткәрелде инде. Әлеге программага  бик күп уңай фикерләр бирелде, шуңа күрә Татарстанда тагын бер  укыту агымын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде.

Укулар 20 октябрьдә башлана. Яңа  эш башлаучы  фермерлар өчен «Кошчылык», «Терлекчелек», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар эшләнгән.

 Бушлай белем бирү программасында Татарстан Республикасыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнаша ала.

 «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 11 октябрьгә кадәр электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru гариза һәм кирәкле документлар исемлеген, презентацияләү һәм/яки видеоролик җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак итеп Нигезләмәдә танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.ht.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа фермера Фермер мәктәбе