Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар һәм пайчылар игътибарына!

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, язгы чәчүгә кадәр ашлама туплау эше тора.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектар чәчүлек җиренә 65 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама туплау бурычы куйган иде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләре алдына бурычларны тагын да кискенрәк итеп куйды, язгы кыр эшлщре башланганчы һәр хуҗалыкта тәэсир көче белән исәпләгәндә, һәр гектар чәчүлек җирләренә 80 килограмм ашлама тупларга, шуның 40 килограммын 1 гыйнварга кадәр булдырырга кирәк, дип басым ясады.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2017 ел башына чәчүлек җиренең һәр гектарына 40 килограммга кадәр тәэсир итү көчендә (көзге чәчүгә кергәнен дә кушып) ашлама туплаган очракта, дәүләт тарафыннан җиргә һәм сөт җитештерүгә биреләчәк субсидиягә тагын 25 % өстәмә ярдәм ышандыра. Яңа ел алдыннан бу ярдәмнең бер өлешен районыбыз хуҗалыклары тойды да инде. Республика бюджетыннан бүленгән акчага 284 тонна катлаулы ашлама кайтарылды.
Бүгенге көнгә район хуҗалыклары 3725 тонна аммиак суы, 3040 тонна катлаулы ашлама, 105 тонна аммиак селитрасы туплады. Бу бер гектар чәчүлек җиренә исәпләгәндә (көзгесен дә кертеп) 46,7 килограмм туры килә дигән сүз. Яӊа уӊыш мул булсын дисәк, район хуҗалыкларында тәэсир итү көче белән санаганда 5405 тонна минераль ашлама булдыру зарури. Гомумән алганда, район буенча куелган бурычның бер өлеше үтәлде. Бары тик «Уңыш» җәмгыяте генә тиешле күләмне тутыра алмады, анда бер гектарга 35, 8 килограмм гына туры килә. Ә менә фермерлар һәм пайчыларның хәле тагын да мөшкел, алар ашлама туплау мәсьәләсенә бөтенләй салкын карыйлар, нинди уңыш алырга телиләр икән?! Чөнки районда чәчүлек мәйданнарының бер өлеше фермерлар һәм пайчылар кулында. Фермерлар һәм җир белән эшләүчеләр игътибарына! Ашлама туплау хакында районның «Хезмәт» газетасында һәм электрон матбугат чараларында берничә тапкыр язмалар, белдерүләр басылып чыкты - "Бу хакта белмәдек" дип акланырга сәбәп юк. Язгы кыр эшләренә кадәр чәчүлек мәйданнарын кайгыртсагыз иде?!
Өстәмә мәгълүматлар өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итү сорала. Т.: 89172 696030
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250