Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерларны агротуризмны үстерергә өйрәтәчәкләр

Россиядә Агротуризм көннән-көн популярлаша бара.

Россельхозбанк "Своё Родное" платформасы базасында виртуаль практикум башлап җибәрде. Аның ярдәмендә кулланучылар шәһәр читендә агротуристлык бизнесларын камилләштерергә яки аны нульдән башлап җибәрергә мөмкин. Онлайн-укыту барлык теләүчеләр өчен дә ирекле һәм бушлай.

Виртуаль практикум - ул комплекслы цифрлы сервис, ул берничә блоктан тора:

  • авыл туризмын үстерергә теләүчеләр, әмма моны  нәрсәдән башларга белмәүчеләр өчен. Укыту форматы һөнәргә яңадан әзерләүгә охшаган – теория һәм бу тармак экспертларыннан файдалы гамәли шөгыль;
  • тәҗрибә алмашу - тәҗрибәлерәк хезмәткәр үз күнекмәләре һәм белемнәре белән «үзем белгәнне өйрәтәм» принцибы буенча  уртаклаша. Һәм барлык килеп туган мәсьәләләр буенча ярдәм - бизнес-план төзүдән һәм грантлар яки субсидияләргә гариза бирүдән алып, хезмәт күрсәтүләрнең ахыргы нечкәлекләренә кадәр юридик ярдәмкүрсәтү;
  • меңләгән потенциаль туристлар күрәчәк туристик тәкъдимнәр урнаштыру платформасы.

Россиядә Агротуризм көннән-көн популярлаша бара. Илдә 300дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм 10 000 башка авыл туризмы объекты (һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли. Россиянең шәһәрдә читтә агротуризм хезмәтләре тәкъдим итүче фермер хуҗалыкларының яртысыннан артыгы "Свое Родное" платформасында тәкъдим ителгән инде.

Кулланучыларга фермер продуктларын әзерләү буенча мастер-класслар, дегустацияләр, фермалар буенча экскурсияләр, актив ял һәм хайваннар белән йөрү мөмкинлеге бар. Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм үсешенең потенциаль финанс эффекты елына 55 млрд.сумга кадәр тәшкил итә, авыл җирлегенә сәяхәтчеләр саны елына 8 млн. кешегә җитәргә мөмкин.

Чыганак: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агротуризм