Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фидаил Гарәфетдиновның төп девизы — бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау

Әлеге хуҗалыкның техника торышы белән танышканнан соң бу девизның үтәлеп барганы ачык чагылыш таба

Фидаил Гарәфетдинов үз эшен белеп, намус белән башкаручы белгеч. Күпьеллык тырыш хезмәтен зурлап бәяләп, аңа быел Балтачта үткәрелгән Алдынгылар җыенында «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Тынгысыз хезмәт алдынгысын әлеге мактаулы бүләге белән ихластан котлыйбыз.

Әтисеннән күреп техника арасына кереп киткән, киләчәген дә шуның белән бәйләгән кеше ул Фидаил Мәгъфур улы. Югары белем алып, хуҗалыкка кайтуга 1986 елдан алып сигез ел авыл хуҗалыгы машиналары инженеры булып эшләгән ул, шуннан соң 18 ел азык җитештерү буенча рәис урынбасары вазыйфасын үтәгән һәм инде соңгы 12 елда баш инженер булып эшли.

Эшләү дәверендә ике җитәкче — олуг хөрмәткә лаек шәхес Хәкимулла Сибгатуллович һәм бүгенге җитәкче Тәүфыйк Газизович белән аңлашып, хуҗалыкның киләчәге өчен дип тырышып хезмәт куюларын да искәртеп үтте әңгәмәдәшем.

Шушы мактаулы исемгә лаек булуында ул җитәкчеләрнең дә, машина-трактор паркы хезмәткәрләренең дә, механизатор, белгечләрнең дә тырышлыгы зур, чөнки бердәм булып эшләп кенә шундый олуг нәтиҗәләргә ирешеп була дип ассызыклап узды. Фидаил аганың эшендәге төп девизы — бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау, вакытында башкарып бару. Әлеге хуҗалыкның техника торышы белән танышканнан соң бу девизның үтәлеп барганы ачык чагылыш таба.

Фото чыганак: https://sun9-6.userapi.com/impg/JJvTdpStKp_5Q95EbSes5KHD1giw57RDnkZuYQ/cTQxfWsqbw4.jpg?size=2560x1973&quality=95&sign=b721eb43b84a89a5769df6b36fbe7773&type=album

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев