Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фирдәвес Нәбиуллин: Районыбыз игенчеләре алга куелган бурычларны намус белән үтәп чыктылар

Чайкала иген кырлары, Уяна таң нурлары. Киңлекләргә алып бара Безнең басу юллары.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре җиткән көннәрдә, шушы җыр искә төшә. Иген кырлары, тук башаклар... Авылда яшәүчене җир, җирдә эшләп, җирдән алган сый-нигъмәтләре яшәткәнне белгәнгә күрә шулайдыр инде ул.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан авыл, анда эшләүчеләр хакында әңгәмә үткәрергә килгәч, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Рафаил улы Нәбиуллин да сүзне җир, шул җирдә хезмәт куючы игенче-механизаторлардан башлады.

- Игенчене һәр ел үзенчә сыный. Бер-берсенә ошап килгән еллар юк диярлек. Быел яз башында яумыйча, урак башлангач дәвамлыга әйләнгән яңгырлар шөбһәгә салды. Шулай да районыбыз игенчеләре алга куелган бурычларны намус белән үтәп чыктылар. Амбарларга 115 мең тонна ашлык салынды. «Кама», «Татарстан», «Игенче», «Яңа тормыш», «Арбор», «Алга» хуҗалыклары кырларында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40 центнердан артык уңыш үстерделәр.
Райондагы 20 җәмгыятьнең яртысыннан артыгында берничә ел бәрәңгене бөтенләй икмичә, быел яңадан башлап, беренче елларын игүләрен искә алганда, бәрәңге уңышы да начар булмады, һәр гектардан 200 центнер алынды. «Татарстан», «Бөрбаш», «Сосна» хуҗалыкларында 311 - 235 центнер тәшкил итте. Район буенча басулардан 15466 тонна бәрәңге кайтарылды.

- Килограммын 10 сумнан сата алганда миллионнар җыела түгелме соң? Әле тагын ашлыгы бар.
- Инде Казанга ярминкәләргә бәрәңгесен дә, ашлыгын да, башка продукциясен дә алып бара башладык. Көзге ике ярминкәдән 1,5 миллион сумга якын акча кайтты. Бәрәңгене күпләп алучылар белән дә сөйләшүләр бара. Бодайны , бигрәк тә орлыклык бөртекне әйбәт бәягә сатып акча эшләү юллары эзләнә. Рапс, күпьеллык үлән орлыклары бик кыйммәт йөри. Мәсьәлән, рапс орлыгын хәзер тоннасын 20 мең сум чамасына сатып була. Шулай да безнең хуҗалыклар игенче-механизаторлар үстереп биргәнне, нигездә терлекчелек аша әйләндереп акча эшлиләр.

- Терлекчелек өчен кышлык азык запасы җитәрлекме?
- Район буенча һәр баш шартлы терлеккә 28,7 центнер - узган елгыдан 1,5 центнерга күбрәк азык берәмлеге хәзерләнде. Елның елында терлекчелектән югары продукция алып килүче «Кама», «Татарстан», «Бөрбаш», «Смәел» хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә хәзерләнгән азык сөрүлек җирләренең һәр 100 гектарына 1300 центнердан артык тәшкил итә. Күләм бер нәрсә, ашаткач, продуктлылыкны арттыруга уңай тәэсире зур булган, сыйфатлы азыклар хәзерләүгә игътибар зур булырга тиеш. Кукуруздан орлык суктырып алган, чөгендер үстергән хуҗалыклар аларның терлекчелектә уңай нәтиҗәсен күрәләр. Игенчеләребез үстереп биргәнне әрәм-шәрәм итмичә, дөрес итеп кулланып, терлекчелектә эшләүчеләребез дә үз алларындагы бурычны намус белән үтиләр. Быел тугыз айда район хуҗалыклары фермаларында 47132 тонна сөт җитештерелде, 43021 тонна сатылды. Узган ел бу күрсәткечләр 45865 һәм 41383 тонна иде. «Татарстан», «Дуслык», «Игенче», «Кызыл юл» хуҗалыкларында быел җитештерелгән сөт күләме дүртесенә 13417 тонна тәшкил итте.
Ит район буенча 4800 тонна, узган ел тугыз айдагыдан 100 тоннага күбрәк җитештерелде. Терлекчелек продуктлары сатудан 1 миллиард 222 миллион сумнан артык акча керде. Бу узган елның тугыз аендагыдан 141 мең сумга күбрәк.

- Шулкадәр акча кереп торгач, бурычлы хуҗалыклар юктыр инде?
- Йөкне һәркайсы да тигез тармый шул әле. Бурычлылары да бар. Әмма «Кама», «Кызыл юл», «Дуслык», «Яңа тормыш», «Труд», «Алга», «Бөрбаш» хуҗалыклары кебек төрле түләүләр буенча кичектергесез бурычлары булмаганнары, эшләүчеләренә дә әйбәт түләгәннәре арта бара. Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә быел тугыз айда уртача хезмәт хакы 17600 сум тәшкил итте. Узган ел 15650 сум гына иде. «Яңа тормыш», «Смәел», «Труд» хуҗалыкларында айлык түләү 19 мең сумга җитте. Әмма бу әле чик дигән сүз түгел. Эшләгән кешегә түләргә һәм әйбәт итеп түләргә. Чыгымнарны аз тотып продукцияне мул җитештергән хуҗалыкларда моны эшли алалар. Икътисад күрсәткечләре авыл халкының социаль-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә шартлар тудыра. Һәм бу өлкәдә республикада эшләп килүче төрле программалардан нәтиҗәле файдалануның да ярдәме зур. Алар турында күп язылды, кабатлап тормыйм.

- Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең һөнәри бәйрәме авылда бакча тотып, мал-туар асрап яшәүче һәр йортка үтеп керергә хаклыдыр...
- Чыннан да шулай. Район белән бәйрәм итәргә лаеклы көн бу. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, бал-май, йомырка, дистәләгән төрле яшелчәсе, барысы да табыннарыбызга зур өстәмә. Сөтне генә алыйк, быел тугыз айда шәхси хуҗалыклар аны 12400 тонна, 203 миллион сумлык тапшырганнар. Аларга бу игелекле эшләрендә күмәк хуҗалыклар ашлыгын, печәнен биреп ярдәм итәләр. Дәүләт тә үз ягыннан кызыксындыру чаралары күрә. Ташламалы кредитлар, саву аппаратлары, сыер, кәҗә асраган өчен субсидияләр моның бер мисалы. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларыбыз да эшләрендә шундый төрле ярдәмнәрне тоеп торалар, конкурсларда катнашып, грантлар оталар. Авылның киләчәге бар әле, авыл яши, төзелеш арты төзелеш бара. Быел хуҗалыклар төзелешкә 82 миллион сум акча салдылар, 185 миллион сумлык яңа техника алынды. Эре комплекслар төзелә.

- Яшәсен иде авыл. Барыбызны да ашатучы шул авыл һәм анда яшәүче хезмәтчәннәр бит.
- Әйе. Авылда яшәүче һәм эшләүче барлык хезмәтчәннәрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Табыннарыбыздан икмәк өзелмәсен, сәламәт булыйк.
Әңгәмәдәш Хәлил Нәкыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250