Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фирдәвес Нәбиуллин: «Үти алмаслык задание алмадык»

Үзләренең отчет җыелышларында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең һәркайсы 2015нче елга авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча конкрет заданиеләр алды. Шуларга нигезләнеп, район буенча бурыч билгеләнде.

Елның яртысы үтте. Алга куелган максатлар кайда, ничек үтәлә соң? Сөт җитештерү буенча аны 7 хуҗалык кына үтәде. Сводкадагы беренче сан - ярты еллык заданиенең үтәлеше (процентларда), икенчесе - заданиедән тыш җитештерелгән сөт (тонналарда).
Сорнай
108
128
Тукай исем
106
67
Смәел
104
67
Якты юл
104
54
Яңа тормыш
103
48
Кама
102
26
Бөрбаш
101
14

Калганнар минус белән төгәлләде. Һәм ул минусның сөтчелек тармагында әйдәп баручы иң күп савым сыерлы хуҗалыкларда да булуы районның уртача күрсәткеченә аеруча зур йогынты ясады.Район буенча заданиедә каралган 584 тонна сөт җитештерелмәде, үтәлеш - 98 процент. Сводкадагы беренче сан - ярты еллык задание үтәлеше (процентларда), икенчесе - заданиедән ким җитештерелгән сөт (тонналарда).
Уңыш
79
188
Игенче
91
195
Арбор
91
86
Активист
92
106
Дуслык
95
135
Татарстан
95
120
Тимирязев ис.
97
50
Алга
98
35


«Кызыл юл» заданиедә каралган - 24, «Сосна» - 18, «Маяк» - 14, «Труд» - 10, «Борнак» 9 тонна сөтне җитештермәде, үтәлеш - 99 процент. Сөт җитештерү заданисен үтәмәгән хуҗалыкларда ярты елда акча кереме дә планлаштырылганнан ким булды.Һәм бу үз чиратында, хезмәт хакына, бүтән төрле түләүләргә, производство өчен әйберләр алуга, ремонтка, төзелешкә акча юнәтүдә чагыла. Планлаштырган эшләрнең дә кайберләрен кичектерергә туры килә дигән сүз.
Ит җитештерү буенча ярты еллык задание үтәлде, 62 тонна заданиедән тыш җитештерелде. Бу артыклык нигездә «Труд», «Сосна», «Смәел», «Татарстан» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларына туры килә. 9 хуҗалык заданиене үти алмады. Монда да сөтне дә планлаштырган кадәр җитештерә алмаган «Активист», «Уңыш», «Дуслык», «Игенче», «Арбор» хуҗалыклары сынатты, заданиене 90 - 97 процентка гына үтәделәр. Тукай исемендәге хуҗалыкта җәмгыять җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында үткән семинар-киңәшмәдә болар турында аеруча зур сөйләшү булды. «Заданиеләрне мөмкинлекләрегезне барлап, исәпләп һәр хуҗалыкта үзегез алдыгыз. Аларның үтәлми калуында бернинди объектив сәбәпләр дә юк. Инде еллык задание алдында бурычлы булып калмас өчен икенче ярты еллыкта аеруча нык тырышырга кирәк», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250