Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фәргать Гаязовның “Буразналар” җыры таң калдырды (+фото)

Чапшар авыл клубы, Кили авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре белән урак өстендә тырышып эшләүчеләргә мәдәни ял бүләк итте. 

Чапшар авылының иң чибәр кызлары игенчеләр өчен дип махсус өйрәнгән “Чайкала иген кырлары”, “Эх, җәйләре” исемле башкарган биюләре, Кили авылы кызы Фирүзә Хәйруллина, Пүскән авылының моңлы сандугачы Илүзә Гарифуллиналарның матур җырлары кырда эшләүчеләребезгә дәрт өстәде. Ә инде Чапшар авылында туып үскән, бөтен гомерен шушы туган ягы басуларына багышлаган, Татарстанның алдынгы механизаторы исеменә лаек булган Фәргать абый Гаязовның үзе гармунда уйнап, “Буразналар” җырын башкаруын алар тын алмый тыңладылар. 
Гүзәлия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев