Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаилә белән фермада (фото)

"Смәел" җәмгыятендә нәкъ бер ел элек кунакта булып мегаферма эшчәнлеге белән танышкан идек. Ул вакытта башка фермалар эшчәнлеге күләгәдә калды. Быел исә биредә эшләүче терлекчеләр, сыер савучылар эшчәнлеген калку күрсәтүне үзебезгә максат итеп алдык.

Бер ел эчендә шактый эшләр башкарылган. 200 башка исәпләнгән сыер абзары төзекләндерелгән, биредә хәзер 3-5 айлык бозаулар торачак. Узган ел ахырында 100 баш сыер торган абзарга яшь бозаулар керткәннәр. Хәзер ферма территориясенә дә яңа КПП аша үтәсе.

- Коллектив дус, бердәм булып, бер-берсен ярты сүздән аңлашып эшлиләр. Ферма мөдире Нәҗип Галиевның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде ул, бер йодрыкка туплап, эшләтә белә, - дип каршы алды безне "Смәел" җәмгыяте икътисадчысы Розалия Фазылҗанова.

Ишетү бер, ә үз күзләрең белән күрү икенче, эшне озакка сузмый терлекчеләрнең эш урыннарына юнәлдек. Без килгәндә 10 көннән 3 айга кадәр бозау тәрбияләүче ирле-хатынлы Хәбибуллиннар иртәнге эшләрен тәмамлап, төшке ялга кайтып барышлары иде. Иртәнге сәгать алтыдан тугызга кадәр һәм төштән соң сәгать өчтән алтыга кадәр эшлиләр икән. Элегрәк әлеге фермада алты кеше эшләгән, 2010 елдан бары ике кеше генә эшли башлаган. Җитәкчелек тәкъдиме белән әлеге хезмәтне теш чыкканнан колхоз эшендә булган Әлфия һәм Кафил Хәбибуллиннарга ышанып тапшырганнар. Бүгенге көндә алар карамагында 244 баш бозау бар.

- Вакыты белән 260 башка да җитә. Артым да начар түгел, гыйнвар аенда көнлек артым 718 граммны тәшкил итте, - ди Әлфия.

Бозаулар күп булган очракта Тәбрис Мөхәммәдиев ярдәмгә килә икән. Биредә һәр хезмәт кул көче белән башкарыла. Бозауларга дигән сөтне җылытып эчерәләр, печән-саламны да кул белән ташыйлар.

Хәбибуллиннарның гаилә хәлләре дә мактауга лаек, әти-әниләре дә авылның хөрмәтле кешеләре булганнар, терлекчелектә хезмәт куйганнар. Хәбибуллиннарның ике уллары да әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнеп, тырыш егетләр булып үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250