Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаиләләре белән җәмгыять алдынгылары. Кемнәр дисезме?

Борнак авылында яшәүче Мөдәрисовлар гаиләләре белән "Яңа тормыш" җәмгыятендә хезмәт куя.

«Яңа тормыш» җәмгыятендә гаиләләре белән эшләүчеләр аз түгел. Әмма Мөдәрисовлар гаиләсе турында аерым язасым килә. Мин бу гаилә белән беренче ел гына таныш түгел. Тәүге очрашуым Булатны армия сафларына озатканда булды. Тырыш хезмәт белән яшәгән әлеге гаиләдә өч малай үсүен, аларның да әти-әниләре үрнәкләрендә бик эшчән булуын белеп сокланган идем ул чакта. Соңрак игезәк егетләр Фәдил белән Фәзилнең дә абыйлары Булат кебек Нормадагы һөнәр лицеена укырга кергәннәрен белдем. Мәктәп елларында ук комбайн ярдәмчесе һәм амбарда эшләп зур чыныгу алган егетләр һөнәр сайлар вакыт җиткәч, һич икеләнмичә лицейга укырга килә. Булат исә Казан аграр университетында югары белем алганнан соң, Хабаровскийда хәрби хезмәтен үтәп кайта. Кайту белән «Яңа тормыш»та механизатор булып эшли башлый. Игезәкләр дә урта һөнәри белем алгач, Яңгулга эшкә кайткан, бүгенге көндә икесе бер группада бозаулар тәрбиялиләр. Булат исә җәмгыятьнең генә түгел, район күләмендә дә алдынгы механизатор. Җәен «КЗС-812» комбайннында , башка вакытта «МТЗ-82» тракторында эшли. Узган ел Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчы арасында Булатны күрә алу да бик сөенчле вакыйга. Йокысыз төннәр, зур тырышлык барәбаренә ирешелгән уңыш бит бу.
Гаилә башлыгы Мансур абый элегрәк комбайнда эшләсә, бүгенге көндә «Яңа тормыш» җәмгыятендә бозаулар тәрбияли.Альфира апа исә гомере буе сыер сауган, әле дә шул хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы Авыл гаиләсе