Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гөлнар-Гөлнара җиңүчеләр (+фото)

Кунаклар терлекчеләр бәйгесе шаһиты булды

"Яңа тормыш” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.

Узган атнада районыбызга эшлекле сәфәр белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев,Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, “Россельхозбанк” җәмгыятенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова килде. Башкала кунаклары “Яңа тормыш” җәмгыяте базасында узган сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышында катнашты. Иң алдынгы сыер савучылар арасында 37 тапкыр, технологлар арасында 13 тапкыр оештырылучы әлеге ярышны гадәттәгечә өч өлештән үткәрелде.

Технологлар арасында беренчелекне «Кызыл юл»дан Гөлнара Низамиева яулады. «Борнак»тан Илфак Фәләхетдинов – икенче, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Светлана Мифтахова өченче булды. Сыер савучылар арасында «Татарстан» җәмгыятеннән Гөлнар Ханнанова – беренче, «Дуслык»тан Анна Федотова – икенче, «Яңа тормыш»тан Рәмзия Әсхадуллина өченче призлы урын яулады.

“Игенче” җәмгыятеннән Энҗе Ибраһимова “Иң яшь сыер савучы” булса, “Алга”дан Рәмзия Гыйматова ветеран исеменә лаек булды. “Маяк” җәмгыятеннән Рәмзил Һадиев “Иң яшь технолог”, ә “Сорнай”дан Пантелеймон Петров һөнәре буенча ветеран булып танылды.

“Сорнай”дан сыер савучы Елена Петрова һәм “Кызыл юл”дан Гөлназ Нотфуллина, “Смәел”дән технолог Сергей Троков Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

“Яңа тормыш” җәмгыятенең баш зоотехнигы Илһам Рәфыйков район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау таныклыгына, “Сосна”дан сыер савучы Чулпан Хәбибуллина, “Татарстан” җәмгыятенең технологы Раушан Кәлимуллин һәм “Дуслык” җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколов ТАССРның 100 еллыгы истәлек медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев