Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гөлүсә Галимуллина сыер савучы операторларның республика конкурсында Балтач данын яклаячак

21нче июльдә «Ак Барс Питрәч» җәмгыяте базасында сыер савучы операторларның республика конкурсы була. Биредә безнең Балтач данын районның «Кызыл юл» хуҗалыгы сыер савучысы Гөлүсә Галимуллина яклаячак.

Аның терлекчелектә 18 еллык эш стажы бар. Тормыш иптәше Илсур - механизатор. Ике балалары үсеп килә.
Гөлүсә узган ел сыер савучыларның район конкурсында беренче урынны яулаган иде. Шуңа күрә район данын яклауны аңа ышанып тапшырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев җитәкчелегендә иртәгә иртүк юлга чыгачак Гөлүсә Галимуллинага хәерле сәфәр һәм конкурста барлык киртәләрне дә уңышлы үтүен телибез.
Фото: http://zemlya-zemlitsa.ru/category/cat11/doyarki_i_doyary_pokazyvayut_klass/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250