Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гөлзифа Нәҗипова: “Укыйм, ләкин эшләмим”

"Кызыл юл" җәмгыятенең баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова проекты белән Комзаводта ферма төзи башлаганнар дигән яңалык миндә зур кызыксыну уятты, барысын үз күзләрем белән күреп, сөйләшү өчен Чутай авылына юл алдым.

Гөлзифа апаның районда зоотехниклар арасында бердәнбер хатын-кыз икәнлеген, хезмәтендәге уңышлары хакында белә идем инде.
- Әлеге хезмәтне үзем генә башкардым дип әйтү дөрес түгел. Җәмгыять рәисе Фердинант Хәйруллин белән бергәләп эшләнгән проект ул, - ди Гөлзифа Нәҗипова.
- Ә шулай да, мондый хезмәт эзләнү, кызыксыну, гел камиллеккә омтылуны таләп итә, - дим аның сүзләренә каршы.
- Бер урында гына таптанып булмый. Хәзер авылда яшьләр калмый диярлек. Фермада эшләүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә. Шуңа да киләчәктә сыер саву заллары оештыру максатыбыз. Ә анда кул көче азрак кирәк булачак.

Гөлзифа апаның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап торам. Яратып, күңел биреп эшләгән эшең турында гына шулай яратып, борчылып сөйләп буладыр ул дим. Ә Чутай фермасында аның тәкъдиме белән тудырылган уңайлыклар бик күп. Районда беренчеләрдән булып электр көтүче методы белән буаз таналар һәм сыерларны көтүгә чыгардылар. Июль башында "Азыкәни" алымы белән бозауларны компьютер аша тукландыра башлаганнар, Красноярскийга барып өйрәнүләр узганнан соң, бозаулату бүлекчәсендә яңа метод кулланалар, Чутайдагы бозаулар фермасына реконструкция ясалган. Саный китсәң, бик күп. Әлеге хезмәтләрнең барысын да исәпкә алып, узган ел Гөлзифа ханымга Республика җитәкчелеге тарафыннан "Агро-сәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән исем һәм 100 мең сумлык грант бирелде.

Мәктәпне тәмамлагач хисапчы булырга бик теләсә дә, бу юнәлештә китү насыйп булмый аңа. Әти-әнисенең теләге белән кыз зоотехниклыкка укырга керә. Шул чагында ул "Укысам, укыйм, ләкин эшләмим", дип кырт кисә.
- Ләкин укып кайтып, эшли башлагач, әти-әниемә рәхмәт укыдым. Үземне мин башка өлкәдә күз алдына да китерә алмый, - ди Гөлзифа ханым.
Гөлзифа апа белән очрашуга барган көнне, аның чираттагы ялга туктаган көне иде. Без сөйләшкән арада эш урыныннан берничә мәртәбә шалтыратып ярдәм сорадылар. Ә ул аларның һәрберсенә үтемле итеп аңлата. Шул арада тормыш иптәше Рәис тә элемтәгә чыга.
- Ярар, әтисе, җайлап кына йөр, өйдә барысы да тәртип, борчылма, - дип сүзен тәмамлый хуҗабикә.

- Бигрәк ягымлы итеп, үзебезчә, саф татарча әтисе дип эндәшәсез икән ирегезгә, - дим.
- Әти-әни гел бер-берсенә шулай ягымлы итеп эндәшәләр. Без дә алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз, - дип сүзгә кушыла Ярославльдән кунакка кайткан кызлары Рәмзия.
Ә кайтыр өчен сәбәп бар. 15нче август көнне Гөлзифа ханым олуг юбилеен билгеләп үтәчәк. Мул табыннар артына бертуганнары, кызы Рәмзия, улы Рөстәм гаиләсе, хезмәттәшләре, кода-кодагыйлары, күрше-күләм җыелачак. Гомер бәйрәменә ул үзе дә, якыннары да канәгать булырлык матур тормыш юлы үтеп, рәхәт кичерешләр белән килә. Ә иң мөһиме янында авыр минутларда ышанычлы терәк булган тормыш иптәше Рәисе, өзелеп яратучы балалары, балдан татлы оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250