Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гөлзия Вәлиева: "Таналарны өйрәтү җиңелләрдән түгел, әмма..." (+фото)

«Борнак»  хуҗалыгы әнә шулай тырыш хезмәткәрләре, эшне оештыра белгән җитәкчеләре белән ныклы команда булып эшләп килә.

Узган ел сыерлар сауган Гөлзия Вәлиева группасына быел таналар тапшырганнар. Бүгенге көндә ул кулдашлары Ләйсән Гайнетдинова һәм Юлия Никифорова белән 104 баш тана тәрбияли.

Таналарның инде барысы да бозаулады. Беренчесе февраль аенда бозаулаган иде, соңгысы сентябрьдә, – дип таныштырды Гөлзия. – 25 елдан артык сыер саву дәверендә бик күп мәртәбәләр таналар өйрәтергә туры килде. Әмма быелгысы чагыштырмача иң җиңеле булгандыр. Узган елның октябрь аенда сөтүткәргечләр урнаштырылды. Ике абзарга бер суыткыч куелды.

Малларга азыкны хәзер трактор тарата, кызлар бары тоз, акбур примексны гына кул белән сибә икән.

Бозаулар бер тәүлек сыер янында торганнан соң, аларны салкын метод белән үстерелүче абзарга күчерәбез. 15 көн буе аларны үзебез тәрбиялибез. Шушы вакыт эчендә бозауны исән-сау тәрбияләгән өчен өстәмә түләү каралган.  Монысы хезмәтебезгә тагын бер кызыксындыру чарасы, – ди Гөлзия.

Мөмкинлекләр булганда, хезмәт тиешле дәрәҗәдә бәяләнгәндә эшләве дә рәхәт, дип елмая кызлар.Элеккеге еллар белән чагыштырганда күпмедер дәрәҗәдә эшләре җиңеләйсә дә, фермаларда бары түземнәр генә эшләве беркемгә дә сер түгел. 30 елдан артык сыерлар сауган Ләйсән Гайнетдинова да шундыйдардан. Мәктәпне тәмамлагач та фермага килгән ул. Борнакта туган, буй җиткән, авылдашына кияүгә чыккан. Гайнетдиновлар өч бала үстереп, бүгенге көндә онык сөяләр.

Ләйсән һәм Гөлзия белән яңа гына бергә эшли башлаган Юлия Никифорова баштарак фермада эшләгән булган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бераз эштән китеп торган булган. Бүген исә кабат хезмәттәшләре белән бер сафта, туган колхозы өчен тырышып хезмәт куя.

- Таналарны өйрәтү җиңелләрдән түгел. Аларны өйрәтер өчен бик сабыр булырга кирәк, саву процессы да озаграк, тик тормыйлар бит. Безнең максат –  бозаулап, бер сәгать узуга, сыерны саву. Шул угызны вакытында бозауга эчер­тергә кирәк. Бергә эшләүче кызларым бик тәҗрибәле, шуңа да әлеге группада эшләп китү авырлардан булмады, –  дип сүзгә кушылды Юлия.

«Борнак»  хуҗалыгы әнә шулай тырыш хезмәткәрләре, эшне оештыра белгән җитәкчеләре белән ныклы команда булып эшләп килә. Ферма мөдиренең «Шөкер, башка җирлекләрдәге кебек без кадрларга кытлык кичермибез, һәрберсе үз эшенең остасы»,  дип мактануы да урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев