Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәр максатка чара бар

«Узып киткән 2022 елны районыбыз икътисадында төп тармак булган авыл хужалыгы, гомумән, районыбыз өчен уңай килгән хуҗалык елларының берсе булды, дип әйтергә тулы нигез бар»

Искечә Яңа елны каршылау көнендә 2022 елда терлекчелек тармагы үсешенә нәтиҗә ясау өчен районның хуҗалык рәисләре, бу тармак өчен җаваплы белгечләр «Смәел» хуҗалыгына чакырылдылар.

Нәтиҗәләр ясау өчен бу хуҗалык юктан гына сайланмаган. Районыбызда беренче булып мегаферма нәкъ шушында 2015 елда файдалануга тапшырылды. Ул заман өчен зур күләмле кредитлар алып, берничә ел барган бу төзелеш, дөрестән дә, кыю адым иде. Шул вакыттан соң нинди үзгәрешләр булган, бу турыда аз гына алдарак ...

2022 елда районның терлекчелек тармагы үсешенә нәтиҗә Смәел мегафермасының терлек азыгы әзерләү цехы эше белән танышкач, авыл мәдәният йортында ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре чыгышларыннан күренгәнчә, 2022 елда район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 41349 булган, бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 1693 башка күбрәк. Савым сыерларының баш санын арттыру буенча да уңай күренеш елдагыча сакланган. Районда узган ел 13295 баш савым сыеры исәпләнде, алдагы елга караганда 522 баш савым сыеры артык.

Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада традиция буенча алдынгылар сафында. 2022 елда 105 мең 126 тонна сөт сатылган, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 11 процент булган.

Ит җитештерүдә алга куелган максатларга тулысынча ирешеп булмаса да, аның сәбәбе бар. Куелган таләпләр нигезендә районда дуңгызчылык тармагы яшәүдән туктады. Әмма бу ит җитештерүдә артка чигенүне акларга тиеш түгел. Алдагы еллардагы күрсәтмә нигезендә, киметелгән 3 баш дуңгыз бәрабәренә 1 баш мөгезле эре терлек саны артырга тиеш иде, бу карар һаман да үз көчендә.Димәк, бу елда ит җитештерү үз-үзен аклап, керемнәрнең артуына китерер, дип уйлыйбыз.

Дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы