Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт коллективларына тал җыясы?.. (фото)

Башка райондагы һөнәрдәшем белән сөйләшәм, коллектив белән яфрак җыясы әле бүген, ди... Нинди яфрак, нәрсәгә, минәйтәм... Сездә юк мәллә ул, ди, ферма малларына...витамин...

Булган инде ул заманында, бездә дә... Бәрәңге, тал җыярга, колхозларга тагын әллә нинди эшләр башкарырга барып йөреп, төнлә газет чыгарган чакларын ветераннарыбыз бер дә мактанып сөйләми.
Бездә дә яфрак җыялар, әле менә шимбә көнне генә Тимирязев исемендәге җәмгыять хезмәткәрләре күмәкләшеп тал җыйды. Яшь терлекләргә ашатырга менә дигән витамин, ди аны белгечләр. Июнь уртасыннан алып бер ай дәвамында яфрак хәзерләсәң, шул чорда агачларның яфрагында, сабагында яшь маллар организмы өчен кирәкле файдалы витаминнар күп тупланган була икән. Мондый яфрак азык кышын бозаулар өчен бигрәк тә мөһим. Яшь үрчемнең иммун системасын ныгытуда, чирләргә бирешмәүчәнлеген арттыру һәм әйбәт сакланышын тәэмин итүдә яшел азыкның файдасы алыштыргысыз. Ә инде яфрак азыкны соңга калып хәзерләсәң, агачтагы витаминнар, файдалы элементлар аның тамырына күчкән була. Димәк, Тимирязевлылар да, бәйрәм дими (ул көнне Чепьяда гөрләп Гырон быдтон узуын, район халкының шунда агылуын исәпкә алсак), ял дими, яфрак азык хәзерләүне үзвакытында башкарып калырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250