Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иӊ булганнар арасында – балтачлылар

Үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән тармакның 100 иң яхшы вәкиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнарына һәм 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

Алар арасында безнеӊ райондашлар булуы куанычлы. Конкурсның максаты – бу өлкәдә эшләгән белгечләрне кызыксындыру, аларныӊ хезмәтен калку һәм дөрес бәяләү. «Иӊ яхшы инженер» булып районныӊ «Активист» хужалыгыннан Михайлов Евгений Семенович, «Иӊ яхшы зоотехник»  «Сосна»дан Әхмадуллин Айдар Сөнгать улы, терлекләрне ясалма орлыкландыру һәм нәсел эше буенча иӊ яхшы белгеч Кәримов Нияз Нәзир улы, «Дуслык» хуҗалыгыннан Шәймөхәммәтов Дамир Вагыйз улы «Иӊ яхшы ветеринария табибы», «Уӊыш» хужалыгыннан Галиахмәтова Раушания Тимерхан кызы «Иӊ яхшы икътисадчы» булып танылды. Җиӊүчеләребезне тәбриклибез!


 
 

 

 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 җиңүче