Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң күп сөт - «Труд»та

Бүген районда һәр сыердан иң күп сөт - 28,4 килограмм «Труд» хуҗалыгында савыла. Бу узган ел шушы көннәрдәгедән 6 килограммга күбрәк. Һәм һәр сыерга исәпләгәндә сөт-май комбинатына да иң күп сөтне «Труд» китерә.

Бер сыерга зачет исәбендә район буенча уртача 18,8 килограмм сөт тапшырылса, «Труд»та ул 27,2 килограмм. Бүген алар көн саен 8,5 тонна чамасы, узган ел шушы чордагыдан сөт саталар 1,3 тоннага күбрәк сөт саталар. Чөнки савым сыерлары терлек организмында сөт ясалуга ярдәм итә торган элементлар белән баетылган рацион белән ашатыла. Җәйге мөмкинлекләрне тиешенчә файдаланып, сыерлар алдыннан яшел массаны да өзмиләр. Аннан савым арткан саен хезмәт хакларына акча өстәлгән сыер савучылар да бик тырыш. Аеруча сөтле сыерларга азыкны мулрак бирәләр, көнгә өч тапкыр савалар. Юрий Щербаков, Галина Лобанова, Римма Кузнецова, Антонида Никитина, Светлана Фомина, Лариса Сидорова, Марина Раимова, Галина Митрофанова, Елена Никитина, Раиса Александрова, Любовь Щербакова, Тамара Сердюкова - һәркайсы эшкә сөенеп йөри. Сыерлары әйбәт бозаулады һәм бозаулый, бозаулый башлаган таналар шәп чыкты, сыйфатлы азыкны җитәрлек китерәләр, хезмәт хаклары югары - 20меңгә җитеп килә.

Фото: http://ivanovocat.ru.images.1c-bitrix-cdn.ru/upload/iblock/5a4/5a467458102f61d4644fa64a132273dd.jpg?1432707061152667

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250