Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш»лылар язгы кыр эшләрен башлап җибәрде

5 апрельдә костер культурасын тамырдан тукландыруга керештеләр

Районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү дәвам итә. Сишәмбе көнне «Яңа тормыш» җәмгыятендә булып, язгы кыр эшләрен тулы әзерлек белән көтүләренә инанып кайттык. Механизаторларның да күңелләре көр. «Яз тәэсир итә», – дип елмаеша алар. Техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлау табигый хәл, башкача була да алмыйдыр.

Язның иртә килүе механизаторларны икенче сәбәп белән дә сөендерә, моңарчы техник күзәтү вакытында бутыйларга балчык ябышып бетеп, көчкә йөрсәк, быел җәйчә һава торышында башкарыла бу эшләр, дип каршы алды алар. Тикшерү барышында дәүләт техник күзәтчелек оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов техниканың ремонтланган булуын гына карап калмады, механизаторларның йөртү таныклыкларын тикшерде, транспорт чарасының руль белән идарә итү, тормоз һәм сигнал бирү системалары, яктырту фаралары, тәгәрмәчләренең торышын, аптечка, янгын сүндергечләрен (огнетушитель) дә тикшерде. Махсус җайланма белән двигательләр дә тикшерелеп, Марат Ренатович «Тракторыңның двигателе шәп эшли», дигәннән соң механизаторларның кәефе тагын да күтәрелеп китте.

«Яңа тормыш»ның машина-трактор паркына килеп керүгә яңа техникалар, агрегатлар әллә кайдан ук «сәлам бирде». Соңгы елларда паркны яңарту буенча күләмле эшләр алып барыла биредә. Бу хакта сүзебезне хуҗалыкның баш инженеры Радик Мардян белән дәвам итәбез.

– Хужалыкның машина-трактор паркында 29 трактор, 13 йөк машинасы, дүрт иген җыю комбайннары һәм шуның кадәр үк терлек азыгы хәзерләүче комбайн (дүртенче комбайн хуҗалыкка без килгән көнне кайтты, ул «КВК-800» маркалы – З.Ф.) исәпләнә. Көз көне яңа «К-742» маркалы трактор алып кайткан идек, кышлыкта тракторлар рәтен «YTO» маркалы тагын берәү тулыландырды. Агрегатларга килгәндә, 8 һәм 12 метрлы культиваторлар, яңа «К-742»гә дискатор алдык. Безнең төп максат – зур егәрлекле, берьюлы берничә юнәлештәге эшне эшли торган техникаларга басым ясау, – ди Радик.

Шул ук вакытта ул кадрлар белән кытлык барлыгын да әйтеп узды.

– Әлеге проблема соңгы арада җиңелчә сизелә башлады. Бу инде яшьләрнең авыл җирендә калмавы белән һәм механизаторларның күпчелек өлешенең яше 50дән югары булу белән дә бәйле. Механизаторлар арасында яшьләр бармак белән генә санарлык, ләкин алар инде тәҗрибәле булган хезмәттәшләре арасында тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанырга өлгерделәр. Шул ук вакытта бишләп механизатор 2-3 техниканы иярли. Ә инде шоферлар арасында яшь буынны әле күрергә була, араларында шулай ук үзләрен күрсәтергә өлгергән мактаулылары да бар, – ди баш инженер.

Шушы урында мин әгәр хуҗалыкка килеп эшлибез, яшәргә торак кирәк иде, диючеләр булса, аларны торак белән тәэмин итеп буламы, дип кызыксынам. – Безгә читтән эшләргә килергә теләк белдерүчеләр әлегә юк. Әгәр инде андый хәл килеп туа икән, әлбәттә, уңай якка чишелеше булачак дип ышанам, – диде әңгәмәдәшем.

Биредә инде барлык тракторлар һәм тагылма агрегатлар тулысынча төзекләндерелеп, старт сызыгына куелган. Чәршәмбедән ашлама кертергә чыгарга планлаштырабыз дигәннәр иде, чыннан да чыкканнар. Бу юнәлештәге сораулар белән үз эшенең чын остасы булган баш агроном Илгиз Заһидуллинга мөрәҗәгать иттем.

– 5 апрель көнне 140 гектардагы костер культурасын чәчкеч белән тамырдан тукландыруга керештек. Бу эшне «МТЗ-82» тракторы «СЗР-5.4» чәчкече белән Илһам Шәрипов башкара. Аңа «МТЗ-82» тракторында эшләүче Илнар Вәлиев ашламаны алып чыгып тора. Җирдә дым бар, рәхәтләнеп эшләрлек. Һава торышы болай торса җир эшкәртү, чәчү эшләренә дә җайлап керешербез инде, – диде  баш агроном.

«Яңа тормыш» хуҗалыгында барлыгы 4248 гектар мәйдан чәчү җирләре бар, шуның 2060 гектары уҗымнар, язгы чәчүдә 1668 гектарда бөртекле культуралар игү планлаштырылган, бодай – 436 гектар, арпа – 838 гектар, солы – 134 гектар, борчак – 107 гектар, вика – 50 гектар, орлыкка алына торган кукуруз – 103 гектар. 2145 гектарда терлекләр өчен азык үстереләчәк.

– Ел саен без үзебезгә максат-бурычлар куябыз бит инде, быел игенчелектән акча кертү юлларын тагын да киңәйтеберәк эшләргә булдык. Моңарчы инде без рапс белән эшли идек, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында ул культураны игүдән туктадык. Быел май алырга 43 гектар мәйданга җитен чәчеп карарга планлаштырабыз,  уңышына карап, икенче елларга мәйданын тагын да арттырырга уйлыйбыз. Шулай ук күпьеллык үләннәрне арттырып, үзебездән арткан орлыкны сатып, шуның белән өстәмә акча эшләргә телибез. Тагын бер максатыбыз – ул югары клейковиналы бодай сатып акча эшләү. Дөрес, әлеге максатларга без барлык технологияләрне дә дөрес итеп эшләгәндә генә ирешә алачакбыз, – диде Илгиз Котдусович.

Билгеле, көйле эшләү өчен тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар булу да мөһим роль уйный. Ә «Яңа тормыш»та алар барысы да ышанычлы, сыналган. Берсен атап, икенчесен калдыра торганнар юк биредә. Һәркайсы үз урынында кирәкле кадр, йөкләнгән эшне дә җиренә җиткереп, булсынга дип башкаралар.

Алда торган җаваплы эшләрне җиңеллек белән вакытында башкарып, үзалларына куелган максат-бурычларына ирешеп, киләсе отчет җыелышында бу хакта горурланып сөйләргә насыйп булсын «Яңа тормыш»лыларга.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшләре